Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 Май 2019, 11:00

«Газ. Нефть. Технологияләр» күргәзмәсенә пәһлеван Михаил Кокляев килде.

21 майда Уфада «ВДНХ-ЭКСПО» күргәзмәләр залында Русия нефть-газ химиясе җыены һәм «Газ. Нефть. Технологияләр» Халыкара күргәзмәсе эшли башлады.

Нефть һәм газ тармагы вәкилләре Уфага 27нче тапкыр җыелды. Һәрвакыттагыча ул төрле республика һәм чит илләрдән килгән компанияләр күплеге белән аерыла. Әйтик, Русиядән һәм чит илләрдән 350-дән ашу предприятие катнаша. Радий Хәбиров килгән кунакларны сәламләп, Уфа чираттагы тапкыр Русиянең иң йогынтылы һәм көчле тармагы вәкилләрен үзенә җыйды, моның белән горурланабыз, дип билгеләде.
Безнең Октябрьский шәһәреннән күргәзмәдә уртак стенд белән «Пакер» һәм «Тимурнефтегаз» компанияләре катнаша. Моннан тыш алар белән бергә шул ук стендта «Тапарт» һәм «Урал пружина заводы» предприятиеләре экспозицияләре урын алган. Дүрт предприятиедән торган стендны «Бергә без көчлерәк!» дигән өндәмә берләштерә. Җитештергән продукцияңне шул ук тармакта мәшгуль булган компанияләргә бер юлы тәкъдим итү отышлы да, уңайлы да.
Күргәзмәнең төп темасы — тармакны санлыга үзгәртү. Бу — Русия һәм дөнья икътисады үсешенең яңа юнәлеше. Мине шул куандырды, чарада катнашучыларның 85 проценттан артыгы җитештерүчеләр. Ә инде калганнары Русия базарында дөнья брендларын тәкъдим итүче дилерлар. Алар белән бергә күргәзмәгә Октябрьский предприятиеләренең дә үз экспозицияләрен урнаштыруы — безнең өчен генә түгел, республика өчен дә зур мәртәбә. Аларга күргәзмәдә нәтиҗәле эшчәнлек һәм яңадан-яңа килешүләр, яңа партнерлар табылуын телибез.
24 майга кадәр эшләячәк җыенда 30га якын эшлекле очрашулар, секцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм фикер алышулар каралган.




Кичә, 22 майда, күргәзмәдә катнашучы дусларына ярдәм итү йөзеннән Русиянең данлыклы спортчысы, легендар штангист Михаил Кокляев килде. Форсаттан файдаланып, аның белән без дә әңгәмәләшеп алдык.

— Михаил Викторович, Сезне Башкортстанда күрүебезгә шатбыз. Бирегә нинди максатлар белән килдегез?
— Дусларым чакыруы буенча. Гомумән, моның ише чаралар һаман совет чорындагыча үткәрелә һәм оештырыла. Ә безнең башкачарак итеп үткәрәсе килә. Бер-ике өстәл һәм урындык куеп кына түгел, ә ниндидер тамаша рәвешендә, мәсәлән, без, спортчылар, күнегүләр күрсәтеп халыкның игътибарын җәлеп итәр идек. Болай коры гына басып тору заманы үтте инде, ниндидер яңа үзгәрешләр кертергә кирәк дип саныйм. Сезнең Башкортстанда көчле спортчылар күп, аларны мондый чараларга җәлеп итеп, спортны алга сөрергә кирәк, яшьләр дә тартылсын, күргәзмәнең эчтәлеге кызыклы булсын өчен.

— Безнең «Туган як» гәзитен укучыларга үзегез турында сөйләгез әле.
— Мин интернациональ гаиләдә үскән Чиләбе егете. 16 яшьтә спорт мастеры дигән дәрәҗәгә лаек булдым. Әнием Галия Сафиулла кызы — татар милләтеннән. Шуңа да мин үземне татар милләтеннән булган Русияле дип саныйм. Мәктәпкә укырга кергәнче әбием-бабам белән татар телендә сөйләшеп үстем, аннан әкренләп онытыла башлады, аралашу мохите үзгәрде. Ләкин мин мөселман гореф-гадәтләрен белеп, хәләл ризыклар белән тукланып үскән кеше буларак, татар-башкорт халкына бик зур хөрмәт белән карыйм. Башкорт халкының данлыклы улы — Эльбрус Нигъмәтуллин — минем тәүге укытучым. Үз вакытында ул мине күреп алып, спортта үрләр яуларга ярдәм кулы сузды. Үзенең тренировкалар базасына чакырып, кул астында күнектерде, тәрбияләде. Рәхмәтем чиксез аңа. Гәзит укучыларга миннән кайнар сәлам, сау-сәламәт булсыннар!

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Автор фотосы.



Теглар:путин
Читайте нас: