Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
30 апрель 2019, 14:09

Гаиләләр спортта ярышты

Октябрьскийда «Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә» ярышлары үтте

Якшәмбедә Спорт сараенда иң тату, актив һәм спорт сөюче гаиләләр җыелды.
Сәламәтлек — иң зур байлык, дип юкка гына әйтмиләр. Ул — кеше бәхетенең нигезе, сау-сәламәт булсаң гына үзеңнең максатларыңа ирешә, актив тормыш алып бараласың. Сәламәтлеккә нигез балачактан ук салына. Баланың сәламәтлеге әти-әнинең тазалыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Сәламәт яшәү рәвешен, спортны үз иткән гаиләләрдә балалар да таза-сау, тату булып үсә. Әлеге чара менә шундый күркәм гаиләләрне берләштерде.
Шәһәрдә «Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә» спорт ярышларын үткәрү күркәм бер гадәткә керде. Быелгы бәйгедә 10-14 яшьлек балалар тәрбияләгән 9 гаилә катнашты. Алар арасында шәһәрдә үткән төрле бәйгеләр буенча күпләргә таныш шәһәрдәшләр дә, мондый ярышларда беренче тапкыр көч сынаучылар да бар иде. Бәйгеләрдә катнашучыларны спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов сәламләп, уңышлар теләде.
Иң тәүдә бәйгечеләр җиңел атлетика буенча Русиянең спорт мастеры, халыкара һәм бөтенрусия ярышлары җиңүчесе, «Камелот» йөгерү сөючеләр мәктәбе җитәкчесе Галина Шәмсетдинова җитәкчелегендә күнекмәләр үткәрде.
Баш хөкемдар Ольга Комелева ярышларның тәртибен аңлатып үткәннән соң бәйгеләргә старт бирелде. Беренче өлештә гаиләләр озынлыкка сикерү, дартс, кәрзингә туп ыргыту, баскан килеш алга иелүдә көч сынады. Арытаба алар җиңел атлетика һәм катнаш эстафетада ярышты.
Бәйгеләр ярыш рухы белән беррәттән гаилә җылысы һәм бердәмлеге хөкем сөргән чын спорт бәйрәме булды. Ата-аналар һәм балалар бер-берсен кайгыртып, киңәшләр биреп торды, яхшы күрсәткечләргә ирешү өчен бар тырышлыкларын салды. Шул ук вакытта трибуналардагы җанатарлар да җиңүләргә дәртләндереп торды. Һәр гаилә көченнән килгәнчә барысын да эшләп, җитез, өлгер, тапкыр булуларын исбатлап күрсәтте. Булдырдылар, афәрин!.
Сынаулардан соң командаларны мавыктыргыч тамаша көтте. Балалар һәм үсмерләр иҗат йортының «Какаду» цирк һәм «Инфинит» хореография студияләре артистлары, ушу мәктәбе тәрбияләнүчеләре матур чыгыш ясап, күңелле ял бүләк итте.
Ярыш булгач, җиңүчеләре дә була инде. Жюри әгъзалары ярышларга йомгак ясап, нәтиҗәләрне игълан итте. 10-12 яшьлек кызлар тәрбияләгән гаиләләр арасында Мизенковлар җиңү яулады. Кызлары 12-13 яшьтә булган гаиләләр арасында Әхъяновлар беренчелекне бирмәде. 10-11 яшьлек уллар үстергән гаиләләр арасында Сәйфуллиннарга тиңнәр булмады. 12-13 яшьлек малайлар тәрбияләгән гаиләләр арасында беренче урынга Ямалиевлар лаек булды. Аларның җиңү баскычының иң югарысына күтәрелүе гаҗәп түгел. Мондый спорт чараларында актив катнашкан, балаларын кечкенәдән спортта тәрбияләгән гаиләләр бу. Аларга һәм призерларга дипломнар, актив ял өчен тәгаенләнгән спорт бүләкләре тапшырылды. Җиңүче командалар өчен ярышлар әле төгәлләнмәде, чын спорт гаиләсе булуларын «Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә» бәйгесенең республика фестивалендә дә исбатларга туры киләчәк. Аларга барысына да уңышлар юлдаш булсын!
Мондый спорт чаралары иң көчле, иң җитез, иң тату командаларны ачыклаудан тыш, беренче чиратта, гаиләләр сәламәтлеген ныгыту, бердәмлеген камилләштерүне күз уңында тота. Үз балаң белән бергә катнашып, барлык сынауларны да үтәп, финишка җитү үзе бер зур җиңү. Шулай ук күңелле тәэссоратлар, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алу гарантияләнгән. Мондый бәйгеләр киләчәктә дә үтеп торсын, катнашучылар саны тагын да артсын дигән теләктә калыйк.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотолары



#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: