Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 апрель 2019, 13:53

Сәламәт булу — модада

Октябрьскийның Үзәк мәйданында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган массакүләм физкультура-спорт чарасы үтте.

Октябрьскийның Үзәк мәйданында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган массакүләм физкультура-спорт чарасы үтте.
«Йолдыз белән зарядка» исемендәге проектта мәктәп укучылары, спорт һәм физик культура хезмәткәрләре, сәламәт тормышны сайлаучылар катнашты. Бу көнне мәйданда барысы 4 меңнән ашу кеше җыелган иде. Башта спидвей, биатлон, велоспорт, чаңгы ярышлары, спорт ориентлашуы, самбо һәм башка юнәлешләрдәге спорт мәктәпләре, клублары, федерацияләрендә шөгыльләнүчеләр парады оештырылды.
Хакимият башлыгы Алексей Шмелев чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
— Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган физкультура-спорт проекты Русиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстан буенча үтә. Безнең шәһәр беренчеләрдән булып күләмле спорт чарасына кушылды. Бүген биредә сәламәт тормышны яратучылар җыелды. Сезнең шушы гамәлегез бар кешеләр өчен дә үрнәк, киләчәккә ышаныч билгесе. Һәммәгезгә дә яхшы кәеф, сәламәт рух телим!
Ни өчен чара «Йолдыз белән зарядка» дип атала соң? Эш шунда, язгы матур иртәдә халык белән күнекмәләр эшләргә күп тапкырлар пьедесталның иң югары баскычларына күтәрелгән чын «йолдыз»лар, Русиянең атказанган спорт мастерлары — спидвей буенча СССР, Русия, Европа, дөнья чемпионатлары җиңүчесе Михаил Старостин; армспорт буенча Европа чемпионы, дөнья Кубогы җиңүчесе Максим Яндубаев; спорт ориентлашуы буенча Русия чемпионаты һәм беренчелеге, Халыкара матчлар җиңүчесе Вадим Огородников; Русиянең спорт мастеры, спорт акробатикасы буенча Европа беренчелеге җиңүчесе Никита Игнатьев; РФнең спорт мастерлыгына кандидат, пауэрлифтинг буенча дөнья беренчелеге призеры Ксения Материнская чыкты. Иртәнге зарядканы фитнес-инструктор Ляля Әхмәтгәрәева җитәкләде, шәһәрдәшләр һәм кунаклар ихластан күркәм чарага кушылды.
«Йолдыз белән зарядка» проекты моңа кадәр Уфа һәм Кушнаренкода үтте. Октябрьский әлеге эстафетада өченче булды. Киләсе тукталыш — Бөре һәм Дүртөйле районнары. Спорт чарасы ахырында аның символик билгесе Дүртөйле районы хакимиятенең яшьләр эше һәм физик культура үсеше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Закирҗановка һәм Бөре районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы, хакимият башлыгы урынбасары вазыйфасын башкаручы Аль- берт Басыйровка тапшырылды.

Читайте нас: