Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
16 апрель 2019, 12:39

Яшь көрәшчеләр мәйдан тота

Ватан каһарманнары истәлегенә багышланган ярышларда Русиянең 13 төбәгеннән 400гә якын яшь спортчы катнашты.

Ватан каһарманнары истәлегенә багышланган ярышларда Русиянең 13 төбәгеннән 400гә якын яшь спортчы катнашты.
Мәртәбәле бәйгенең безнең шәһәрдә узуы очраклы түгел. БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында аңлатуларынча, Октябрьский үзенең спорт гореф-гадәтләре белән көчле, биредә ярышларны оештыру дәрәҗәсе югары. Бу фикер Спорт сараенда үткән матбугат конференциясендә дә ассызыкланды.
Ярышларга 11 апрельдә иртән старт бирелсә, аны ачу тантанасы шул ук көнне 17 сәгатьтә үтте. Спорт тамашасы көрәшчеләр парады белән башланып китте. Келәмгә бер-бер артлы ярышта катнашучы командалар чыкты. Аларны милли киемнәрдәге егет-кызлар озатып барды. Тантанада БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Артур Әхмәтханов, БР яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары, биатлон буенча Олимпия уеннары призеры Павел Мөслимов, шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, грек-рим көрәше буенча Русиянең атказанган спорт мастеры, Олимпия, дөнья, Европа чемпионы Алексей Мишин, Башкортстанның Спорт көрәше федерациясе рәисе Руслан Кулиев, оешманың вице-президенты, Русиянең атказанган тренеры Венер Гайнуллин һәм башка күренекле спортчылар катнашты.
А. Әхмәтханов республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның сәламләү хатын укып ишеттерде. «Мондый турнирларның яшь буында спорт, ватанпәрвәрлек, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен тәрбияләүдә өлеше зур. Әлеге бәйге «Ватан каһарманнары» проекты кысаларында оештырылды. Туган җирләрен саклаган, ил иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган батырларның исемнәре онытылырга тиеш түгел. Ярышлар туган илгә мәхәббәт арттыруы белән дә әһәмиятле булыр дип ышанам. Яшь спортчыларны әзерләүдә көч салган һәммәсенә рәхмәтемне җиткерәм. Бу ярыш аларның күбесе өчен зур спортка илткән уңышлы мәйданчык, Олимпия баскычларына менү башлангычы булсын. Барыгызга да гадел ярышлар, кискен көрәш, спорт казанышлары, яхшы тәэссоратлар телим!» диелгән иде ул хатта.
Артур Фәрваз улы, бәйгене оештыруда әзерлек яхшы булуын, көрәшчеләргә югары күрсәткечләргә ирешү өчен бөтен шартлар тудырылуын билгеләде.
Хакимият башлыгы А. Шмелев, үз чиратында, Спорт көрәше федерациясенә шәһәргә югары дәрәҗәдәге ярышлар уздыруны ышанып тапшырганнары өчен рәхмәтен белдерде.
Аннан соң сүз тоткан данлыклы көрәшче А. Мишин үз җиңүләренең тарихын сөйләде. Аның сүзләренчә, җиңүләр тиз генә килмәгән, әмма уңышсызлыклар аны туктатмаган, ә киресенчә, ул тагын да ныклап шөгыльләнә, үз хаталары өстендә эшли һәм нәтиҗәдә җиңүләр яулый. Шуңа күрә ул авырлыклар алдында югалып калмаска, яхшы көрәшче булу өчен күп тырышырга, даими күнекмәләр ясарга кирәклеген ассызыклады.
Тантана кысаларында физкультура һәм спорт өлкәсендә уңышларга ирешүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Шахмат буенча 2нче спорт мәктәбе директоры Ирина Волкова «Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре» исеменә лаек булды. 4нче спорт мәктәбе тренеры, армрестлинг буенча дөнья һәм Европа призеры, Дөнья кубогы җиңүчесе Максим Яндубаевка «Русиянең атказанган спорт мастеры» исеме бирелде. Шәһәрдә спорт үсешенә зур өлеш керткән Римир Әхтәмов Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Грек-рим көрәше үсешенә булышлык күрсәткән классик көрәш буенча СССРның спорт мастеры Алексей Борман, Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Әхмәт Ишмөхәмәтов Русиянең Спорт көрәше федерациясе Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.
Тантананы «Аяз» фольклор коллективы, Данис Рыскулов чыгышлары, чагу ут тамашасы ямьләде.
Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырагач ярышлар рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде. Аннан соң Октябрьскийның Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерларына багышланган патриотик рухтагы видеоязма күрсәтелде.
Тантанадан соң округ беренчелегенә ярышлар дәвам итте. Республика данын Уфа, Октябрьский, Бело- рет, Стәрлетамак, Күмертау, Нефтекама, Сибай, Яңавыл, Агыйдел шәһәрләре спортчылары яклады. Башкортстан командасының нигезен безнең шәһәр спортчылары тәшкил итте.
Өч көн барган көчергәнешле ярышларда спортчыларыбыз сынатмады. Үз авырлык төркемнәрендә Октябрьский көрәшчеләре Алмаз Мәҗитов, Илья Кандалин һәм Белореттан Жора Оганесян өченче урын яулады. 44 килограммга кадәр авырлыктагылар төркемендә шәһәрдәшебез Кирил Балако көмеш медальгә лаек булды. Егетләребез Руслан Галимов (Октябрьский, 68 килограммга кадәр) Артем Путенихин (Уфа, 110 килограммга кадәр) җиңү баскычының иң югарысына күтәрелде. Шулай итеп, бәйге нәтиҗәләре буенча Владимир шәһәрендә узачак грек-рим көрәше буенча Русия беренчелегенә алты юллама (шуның дүртесе октябрьскийлы) яуланды. Афәрин, егетләр, киләсе ярышларда да уңышлар сезгә!

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.

Читайте нас: