Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
8 апрель 2019, 18:35

«Сәламәтлеккә 10 мең адым»

Үткән яллар шәһәребез өчен вакыйгаларга бай булды. Шимбә көнне бар халык бердәм булып өмәгә чыкса, якшәмбедә олысын-кечесен чираттагы чара көтә иде. Бу — «Сәламәтлеккә 10 мең адым» Бөтенрусия акциясе.

Үткән яллар шәһәребез өчен вакыйгаларга бай булды. Шимбә көнне бар халык бердәм булып өмәгә чыкса, якшәмбедә олысын-кечесен чираттагы чара көтә иде. Бу — «Сәламәтлеккә 10 мең адым» Бөтенрусия акциясе.
Ни өчен нәкъ менә 10 мең адым (якынча 7 км) дисезме? Галимнәр фикеренчә, сау-сәламәт булыйм дисәң, көн саен шуның кадәр араны узарга кирәк. Моны төрле илләрдә үткәрелгән тикшерүләр дә раслый.
Кызганычка каршы, бүген кешеләр тулысынча техникага күчеп бетеп барган заманда яшибез. Без көн дә эшкә җәмәгать транспортына утырып барабыз һәм кайтабыз, бу нибары 2-3 мең адым тирәсе генә ара үтәбез дигән сүз. Ә кайберәүләр ишек төбеннән үк шәхси машинага утырып китә, ягъни бөтенләй җәяү йөрми. Уйланырлык хәл бу...
Җәяү йөрү — сәламәт тормышның беренчел шарты. Спорт күнекмәләренең иң хәвефсез һәм табигый төре буларак ул төрле авыруларны искәртергә, гәүдә матурлыгын сакларга булыша. Йөрү вакытында кул-аяклардагы кан әйләнеше яхшыра, холестерин кими. Ул мускулларны ныгытырга, артык авырлыктан арынырга һәм кәефне күтәрергә дә ярдәм итә. Даими җәяү йөрергә иренмәскә генә кирәк.
... Шәһәребездә оештырылган «Сәламәтлеккә 10 мең адым» чарасы йөздән артык кешене җыйды. Бу көнне хакимият башлыгы Алексей Шмелев җитәкчелегендә олы һәм кече буын вәкилләре, предприятие хезмәткәрләре Гагарин паркы буйлап берничә километр араны җәяүләп үтте. Чарага тулы гаилә белән кушылучылар да бар иде. Шул рәвешле шәһәрдәшләр тагын бер тапкыр үзләренең спорт яратуын, сәламәт тормышны сайлавын дәлилләде.
«Сәламәтлеккә 10 мең адым» чарасында катнашучылар арасында үткәргән сораштыру да моны раслый:


Олег Белов, Октябрьский нефть колледжының физик тәрбия бирү җитәкчесе:
— Шәһәрнең күз алдында күркәмләнә баруын, кешеләрнең үз сәламәтлеген кайгыртуын күрү куанычлы хәл. Безнең нефть колледжы биләмәдә үткәрелүче күләмле чараларда актив катнаша, бүләкле урыннарга ирешә. Бүген дә хезмәткәрләребез студентлар белән берлектә «Сәламәтлеккә 10 мең адым» акциясенә кушылды. Улым да безнең белән, ул спортны бик ярата, күнекмәләргә йөри.

Октябрьскийның инвалидлар җәмгыяте әгъзалары:
— Шундый күңелле, күркәм чарадан читтә кала алмадык. Берәүләр скандинавча йөреп, икенчеләр коляскаларда хәрәкәт итеп, бердәм рәвештә парк буйлап уздык. Җылы кояш нурлары, кешеләрнең елмаюлы йөзләре бу көнне тагы да ямьләндерде. Бүген алган күтәренке кәеф безгә озак вакытлар буена зур көч-куәт, яшәү дәрте биреп торачак. Мондый башлангычлар ешрак булсын, аңа бар халык кушылсын дигән теләктә калабыз.

Гүзәл, 3 бала анасы:
— Җәяү йөрергә, саф һава суларга бик яратабыз. Балалар да, үзебез дә сәламәт тормыш белән яшибез. Олы улым акробатикага йөри, уртанчысы кайсы спорт түгәрәгенә язылу турында уйлана. Кечебез әлегә бик бәләкәй, әмма киләчәктә туганнарыннан калышмас дип уйлыйм. Биләмәдә «Сәламәтлеккә 10 мең адым» чарасы оештырылуы зур әһәмияткә ия. Минем фикеремчә, аны аеруча яшьләр арасында таныту, балаларны гаджетлардан аерып, җанлы аралашуга, спортка игътибарны үстерү мөһим.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.

Читайте нас: