Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
26 март 2019, 12:44

Җыелышып кар бабайлар ясадык

Узган җомгада Гагарин исемендәге паркта матур бер гадәткә әверелгән күңелле бәйге — «Кар бабайлар көрәше» узды.

Узган җомгада Гагарин исемендәге паркта матур бер гадәткә әверелгән күңелле бәйге — «Кар бабайлар көрәше» узды.
Әлеге көннәрдә җылы һава торышы урнашу сәбәпле бәйге бераз кичектерелеп торды. Һәм менә, ниһаять, бәйге узасы көнне иртән махсус заказ биргән кебек ябалаклап кар явып алды, бераз суытып та җибәрде.
Яшьләр сарае тарафыннан оештырылган бәйге Театр елына һәм Башкортстанның 100 еллыгына багышланды. Бу темалар бәйгечеләрнең кар композицияләрендә дә чагылды. Алып баручы бәйгенең бар кагыйдәләре белән таныштырып үткәннән соң конкурска старт бирелде. Катнашучыларга иҗади уйларын тормышка ашыру өчен 40 минут вакыт бүленде.
Бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр иҗтимагый оешмалары актив катнашты. Сыннар ясауда һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Берәүләр карны бер урынга җыеп әвәләде, икенчеләр аны тигезләп, форма бирде, өченчеләр төсле буяулар белән бизәп торды. Кыска вакыт эчендә нинди генә матур сыннар барлыкка килмәде, һәркайсысы чын сәнгать әсәре кебек иде.
Һәр команда үз иҗатын үзенчәлекле яклап, жюри хөкеменә тәкъдим итте. Бу яктан Октябрьский икътисад техникумы студентлары аерылып, кечкенә сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим итте. «Гвардия» хәрби патриотик клубы исә Русияне символлаштырган аю сыннарын эшләгән. Коммуналь-төзелеш колледжы студентлары Театр елына басым ясады. Алар, театр элгечтән башлана дигән гыйбарәне исәпкә алып, чишенмәлектә эшләүче сынын тәкъдим итте. 8нче мәктәп укучылары ясаган кар сыны да тамашачылар игътибарын җәлеп итте: кулына республика символы — җиде таҗлы курай чәчәген тоткан кар бабай иң зурысы һәм иң чагу бизәлгәне иде.
Жюри әгъзалары бәйгегә йомгак ясап, нәтиҗәләрне җиткерде. Шунысы куанычлы, бәйгечеләр арасында җиңелүчеләр булмады, һәр команда үз номинациясендә җиңүче дип танылды. Алар түбәндәгечә билгеләнде.
«Иң үзенчәлекле кар бабай» — коммуналь-төзелеш колледжы;
«Ватанпәрвәр кар бабай» — күп юнәлешле һөнәри колледж;
«Гаилә кар бабае» — «Гвардия» хәрби-патриотик клубы;
«Иң романтик кар бабай» — нефть колледжы;
«Актер кар бабай» — икътисад техникумы;
«Иң чагу кар бабай» — 8нче мәктәп;
Шулай ук Лиана Багданова һәм «Феникс» бию студиясе музыкаль сәламнәре чараны тагын да ямьләде.
Менә шулай кыш белән яз тарткалашкан мәлдә күңелле кышкы уеннар мохитенә чуму мөмкинлеге тиде. Әлеге чара кышкы күңел ачулар чоры белән бертөрле хушлашу кебек тә булды, озак та көттерми язгы яңгырлар да ява башлады. Шәһәрдәшләр кышкы мизгел ахырында саф һавада рәхәтләнеп күңел ачып, киләсе чорга кадәр яхшы тәэссоратлар туплап, көч-дәрт алып өйләренә таралышты.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.

Читайте нас: