Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль 2019, 12:39

Көрәштә чыныгып үссен балалар

Уфада федераль күләмдәге спорт көрәше үзәге төзеләчәк.

Уфада федераль күләмдәге спорт көрәше үзәге төзеләчәк.
7 февральдә Республикабызга эш сәфәре белән килгән Спорт көрәше федерациясе рәисе Михаил Мамиашвили Республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашты. Алар арытаба хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.
— Уфада төзеләчәк көрәш үзәгендә көрәшчеләр генә түгел, боксчылар да, гимнастлар да шөгыль- ләнә алачак, — дип билгеләде республика җитәкчесе.
— Көрәштән тыш баскетбол, волейбол, зур теннис буенча ярышлар да үткәрергә мөмкин булсын өчен без бу үзәктә күп гамәлле заллар җиһазлаячакбыз, — дип аңлатты Радий Хәбиров.
Федерация үзе шундый тәкъдим белән чыккан, ә Башкортстан хуплап алган.
— Яшереп тормыйм, монда бераз үземнең дә теләк өстенлек алды, чөнки әле булса да мин көрәш белән кызыксынам, аңа бәйлемен. Әгәр дә без кызлар-малайларны төркемнәргә туплап, дөрес итеп егылырга һәм шул ук вакытта бер җирләрен дә сындырмаска өйрәтсәк тә файдасы булачак бит, — диде Радий Фәрит улы.
Билгеле булуынча, Башкортстан Республикасы «Спорт көрәшен — мәктәпләргә» федераль программасын гамәлгә ашыруны сынаучы төбәкләр исәбенә кергән. Бүген бу программага Русиянең 37 төбәгеннән 246 мәктәп кушылган. Ул мәктәпләрдә атнадагы өченче физ- культура дәресендә спорт көрәше нигезләренә өйрәтәчәкләр.
Шундый тәҗрибә-сынау мәйданчыгы итеп безнең Октябрьский шәһәреннән 3нче гимназия сайланды. Шуның өчен Спорт көрәше Федерациясе рәисе Михаил Мамиашвили һәм республиканың спорт тармагы җитәкчеләре иң элек безнең шәһәрдә булып киттеләр. Грек-рим көрәше буенча олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Михаил Геразиевич Октябрьский 3нче гимназиясенең көрәш залын, балаларның күнегүләрен карады, яшь спортчылар белән арала- шып алды.
Арытаба кунаклар Спорт сараена юлланды, анда спорт даны музее белән таныштылар. Универсаль көрәш залында Михаил Мамиашвили спортчылар белән очрашты, үзенең спортка ничек килүе, нинди уңышларга ирешүе хакында сөйләде. Очрашу җылы аралашу атмосфера- сында үтте, нәни спортчылар Олимпия чемпионына сорауларын яу- дырды, ул аларга төгәл җавап бирергә тырышты. Һәм һәрбер җавапта диярлек тренерыгызны тыңларга кирәк дип киңәш бирде. —Тренер ни әйтә, шуны тыңласагыз, барысы да сез теләгәнчә һәм яхшы булыр, — дип йомгаклады чыгышын Михаил Геразиевич. Очрашу ахырында ул нәни спортчылар белән фотога төште һәм автографлар таратты.
Октябрьскийдан соң рәсми кунаклар Уфага «Спорт көрәшен — мәктәпләргә» дигән фәнни-гамәли кон- ференциягә китте.

Юлия Дәүләтбаева, А. Фазлетдинова фотолары.

Читайте нас: