Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль 2019, 13:22

Беренче чемпион

Уфада якташыбыз, совет спортының легендасы Габдрахман Кадыйров турындагы фильмны тамашачыга тәкъдим итү кичәсе булды.

Уфада якташыбыз, совет спортының легендасы Габдрахман Кадыйров турындагы фильмны тамашачыга тәкъдим итү кичәсе булды.
Башкорт дәүләт филармониясендә «Башкортстанның күренекле 100 кешесе» проекты кысаларында режиссёр Радик Килмәмәтовның «Беренче чемпион Габдрахман Кадыйров» фильмы тәкъдим ителде. Филармония фойесында бозда мотоциклда ярышу буенча 6 тапкыр дөнья чемпионы, Европа чемпионы, 3 тапкыр СССР чемпионы, «Мактау билгесе» ордены кавалеры Габдрахман Кадыйровның шәхси архивындагы фоторәсемнәр куелган иде. Тантаналы чарада БР яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, «Башкортостан» киностудиясе директоры Юнир Әминев, Габдрахман Кадыйров исемендәге спорт клубы әгъзалары, туганнары, улы, оныклары катнашты.
Кичәне Башкортстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Лынник алып барды. Сәламләү сүзе белән спорт ветераннары, кинотасманы эшләүчеләр чыгыш ясады. Радик Килмәмәтов билгеләвенчә, бу фильм бер тында башкарылган, мото- спортчылар һәрвакыт ярдәмгә әзер булганнар. Режиссер бу фильм белән ни әйтергә теләгән? Габдрахман Кадыйровның нинди бөек кеше, легендар спортчы икәнен һәм республика тарихында, шулай ук аның халкының йөрәгендә мәңге сакланачагын күрсәтергә теләгән.
Чыгышлардан соң документаль фильм тәкъдим ителде. Тамашачылар Кадыйровның тормышындагы кызыклы вакыйгаларны, чагу җиңүләре, гади булмаган тормыш сынауларын ничек үткәнен тамаша кылды. Фильмда Русия һәм чит ил спортчылары белән әңгәмәләр, хатирәләр урын алган. Кичәне оештыручылар һәм кунаклар республикабызда бозда мотоциклда шуу спорты тергезелер, Габдрахман Кадыйров исеме мәңгеләштерелер дигән ышаныч белдерде. Барысына да фильм бик ошады, уңай уй-фикерләр, кул чабулар белән тәмамланды кичә.
— Минем уйлавымча, без моның белән туктап калмаячакбыз. Киләчәктә дә үзебезнең геройларыбыз турында фильмнар төшерербез, республикада кемнәр яшәгәнен, кемнәр белән горурланырга кирәклеген күрсәтербез, — дип билгеләде «Башкортостан» киностудиясе директоры Юнир Әминев. Шулай ук бу кичәдә бөек спортчының тормыш иптәше, Русиянең атказанган артисткасы, Башкортстанның халык артисткасы Нәзифә Кадыйрова, Русиянең атказанган һәм Башкортстан- ның халык артисты Геннадий Родионов, музыкант Рәмил Бадамшин, БРның халык артисты Гали Алтынбаев, Фәйзи Гаскәров ис. дәүләт академия халык биюе ансамбле, шулай ук Габдрахман Кадыйровның оныклары — Елизавета һәм Данил Минеевлар чыгыш ясады.
Якташыбыз, бөек спортчы истәлегенә 1993 елдан алып спидвей буенча Бөтенрусия ярышлары үткәрелә. Спидвей милли спорт төре буларак танылган Польшада менә елга якын инде ярышта чемпион исемен яулаган спортчыга медаль белән кубоктан башка «Кадыйров кепкасы» да тапшырыла. Чит илдә дә онытмыйлар легендар спортчыны, ә туган авылы Илчембәттә яңа урамнарның берсе аның исемен йөртә.

Юлия Дәүләтбаева.


Читайте нас: