Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль 2019, 12:36

Илчембәттә яши дөнья чемпионнары

... 2018 ел. Казанда 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге бара.

... 2018 ел. Казанда 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге бара.
Ярышлар бик киеренке, җитди. Шулай булмыйча, 10 илдән 150-дән ашу спортчы катнаша ич анда! Алар арасында Башкортстан көрәшчеләре дә бар. Көндәшләр барысы да көчле, әмма безнекеләрдә дә сынатырга исәп юк... 50 килога кадәр авырлык төркемендә чыгыш ясаучы Туймазы районының Илчембәт авылы егете Наил Хәйбрахманов бу көнне үзенең пьедесталның иң югары баскычына күтәреләчәген, алтын медаль яулаячагын белде микән?! Күңеле белән тоемлагандыр ул моны, тренеры, дуслары, якыннарының ышанычын аклау теләге дә җиңәргә көч биргәндер...
Якташыбызның уңышы хакында ишеткәч, аның белән очрашып-сөйләшү теләге туды. Дөнья чемпионы ниндирәк була, янәсе. Чандыр гына гәүдәле, шул ук вакытта бар булмышыннан зур ихтыяр көче, физик егәрлек сизелеп торган егет икән Наил. 17 яшендә генә булса да, бүген ул үзеннән өлкәнрәкләрне дә кызыктырырлык тормышта «кайный», күп сандагы казанышлары белән якыннарын шатландыра. Октябрьский нефть колледжының «Нефть һәм газ скважиналарын бораулау» бүлегендә 2нче курста белем алу өстенә, Туймазыдагы «Батыр» спорт клубына күнекмәләргә йөри, спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә ия. Наилнең спорттагы уңышлары байтак: узган елда Казанда дөнья чемпионы титулын яулаудан тыш, ул Уфада яшүсмерләр арасында ачык Евразия уеннарында «ирекле стиль» дисциплинасында җиңүче була, шулай ук Тамбов шәһәрендә Русия беренчелегендә көмеш медаль белән бүләкләнә; 2017 елда Тәтешле районы башлыгы бүләгенә төбәкара турнирда 45 кг авырлык төркемендә җиңүче исеменә ирешә.
Көрәшче егет белән тормыш-көнкүреше, киләчәккә планнары хакында сөйләшеп алдык.


— Наил, дөнья беренчелегендә җиңү яулавы авыр булдымы?
— Өч орашуда Казахстан, Үзбәкстан һәм Русия спортчылары белән алыштым. Үзбәкстан вәкиле белән көрәш аеруча киеренке үтте. Ул тәү карашка бик җитди көндәш булып тоелмаса да, очрашу барышында моның ялгыш фикер икәнен аңладым. Куллары көчле, үзе дә ныкышмалы булып чыкты. Әмма даими күнекмәләр ясавым, төрле алымнарны куллануым, шулай ук дусларымның көч-куәт биреп торуы җиңәргә булышты.

— Авылдашларың да уңышыңа куанадыр, ни дисәң дә, дөнья чемпионы исеменә һәркем лаек булалмый...
— Әйе, авылга кайткач дус-танышлар белән очрашканда ихлас күңелдән тәбрикләүләрен җиткерәләр, ярышлар барышы турында сорашалар, кызыксыналар.

— Дөнья беренчелегендә 100 мең сумлык сертификат та алгансың икән, бу акчаны нәрсәгә тоттың?
— Әниләргә кайтарып бирдем. Әз генә өлешен үземә дә калдырдым.

— Көрәш спортында кемнән үрнәк аласың?
— Иң тәү чиратта тренерым — 3 тапкыр дөнья чемпионы булган, Русия һәм халыкара класслы спорт мастеры Ринат Радик улы Еникеев кебек булырга омтылам. Ул беренчеләрдән булып миңа сәләтемне ачарга, арытаба үстерергә ярдәм итте. Шулай ук авылдашым, 2015 елда билбау көрәше буенча дөнья чемпионы титулын яулаган Илдар Кашапов, Татарстан көрәшчесе Алексей Абрамовтан үрнәк алам.

— Спорт клубына ничә яшьтән йөрисең?
— 14 яшемнән. Бу спорт төре белән авылыбыздан иң беренчеләрдән Илдар Кашапов шөгыльләнә башлады. Ул укучы балаларда көрәш белән кызыксыну уятты. Әйткәндәй, Илдар абый мине үзенең иң уңышлы алымнарына да өйрәтте, моның өчен аңа бик рәхмәтлемен. Дустым, Илнар Фәрхетдинов Туймазыдагы «Батыр» клубына йөри башлагач, анда мине дә чакырды. Билгеле сәбәпләр аркасында башта ук аның белән баралмасам да, бер елдан инде мин дустым янында идем.

— Көрәшче нинди булырга тиеш?
— Беренчедән, яхшы физик әзерлекле булу, даими күнекмәләргә йөрү, көрәш алымнарын камил дәрәҗәдә өйрәнү зарур (автордан: әйткәндәй, авылда хезмәттә чыныккан егетләргә бу яктан җиңелерәктер дә. Авылдашлары сөйләвенчә, Наил балачактан эш сөючән, ярдәмчел булып үскән, нәни сеңлесен тәрбияләүдә дә аның өлеше зур. Кыскасы, кечкенәдән чыныгу алган, физкультураны үз иткән егетнең физик әзерлегендә шикләнәсе юк). Икенчедән, физик егәрлеккә ия булу гына җитми, ихтыяр көче дә булырга тиеш. Чөнки көндәшне җиңү өчен теләк-омтылыш, максатчанлык та кирәк.

— Ярышларда авырлыкларга очраганың, җәрәхәтләнгәнең булдымы?
— Бәхеткә, җитди җәрәхәт алганым юк. Авырлыкларга килгәндә, төрле хәлләр була инде. Мисалга, дөнья беренчелегенә әзерләнгәндә ике көн эчендә 7 килога ябыгасы булды. Моңа махсус спорт киемендә күнекмәләр ясау, диета тоту, шулай ук мунчада чабыну аша ирешә алдым. Яшермим, бу җиңел булмады.

— Спорт синең өчен нәрсә ул?
— Тренировкага йөрү, ярышларда катнашу яхшы физик торышны сакларга, үз-үзең өстендә эшләргә, максатчанлык, җаваплылык сыйфатлары тәрбияләргә булыша. Моннан тыш, спортка килгәч мин яхшырак укый башладым, хәзер дустым белән ярыша-ярыша белем үрләрен яулыйбыз. Ярышларга йөри башлагач, дөнья күрү мөмкинлеге дә ачылды. Казан, Анапа, Иваново, Рязань, Тамбовта булдым, ял иткән арада истәлекле урыннарны сәяхәт кылырга тырышам. Гадәттә, урындагы халык без, Башкортстан егетләрен, ачык йөз белән каршылый, теләктәшлек күрсәтә, бусы аеруча куандыра, ни дисәң дә, спортчылар өчен җанатарларның көч-куәт биреп торуы бик мөһим.

— Уку белән спортка вакытны ничек бүләсең?
— Әлбәттә, кайчагында вакыт җитеп тә бетми. Аеруча, күләмле ярышларга әзерләнгәндә көн саен күнекмәләргә йөрисе була. Әмма укуга да игътибарны киметмим. Әнием Рәзинә Рамил кызының: «Уку синең өчен беренче урында булырга тиеш», дип өйрәткәнен һәрвакыт хәтеремдә тотам. Шуңа күрә колледжа мөһим сынаулар вакытында тренердан күнекмәләрдән берничә көнгә азат итүен дә сорарга туры килә. Ул хәлемә керә, аңлый.

— Туганнарың белән таныштырмассыңмы?
— Гаиләбездә өч бала, мин — уртанчысы. Абыем нефть өлкәсендә эшли, ә нәни сеңлем икенче елга 1нче сыйныфка укырга барачак.

— Киләчәккә планнарың?
— Укуны уңышлы тәмамлап, хәрби хезмәткә барырга ниятлим. Әтием бәләкәйдән үк әйтә килә иде: «Армиягә бармаган кеше чын ир-егет булып саналмый, андыйларны кызлар да яратмый», дип... Ватан алдындагы бурычны һәркем үтәргә тиештер ул. Ә инде армиядән соң спорт өлкәсендәге юлны дәвам итәргә иде. Максатым — билбау көрәшендә яңа үрләр яулау!
Наилнең максатчанлыгы, чын ир-егетләрчә фикерләү сәләте, моның өстенә тыйнак-сабыр булуы зур ихтирам тудыра. Мондый егетләр беркайчан да югалып калмый, тормышта лаеклы урынын таба. Якташыбызның дөнья чемпионы исеменә ирешүе — моның ачык дәлиле. Наилгә бар хыялларының чынга ашуын, кыю максатларына ирешүен телисе килә!

Лилия ГАБИТОВА.
Читайте нас: