Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 гыйнвар 2019, 18:34

Шахмат — зирәкләр уены

Шахмат уйнау — балаларның буш вакытын файдалы үткәрү өчен менә дигән чара.

Шахмат уйнау — балаларның буш вакытын файдалы үткәрү өчен менә дигән чара.
Ул акыл сәләтен арттырудан тыш, баланы түземлелеккә, уйларга, истә калдырырга, чагыштырырга, игътибарлы булырга өйрәтә. Балалар мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә күнегә. Үсеп килүче буын өчен уенның файдалы булуы бәхәссез.
Әлеге уенны популярлаштыру максатыннан төрле ярышлар даими үткәрелеп килә. Чираттагысы шушы көннәрдә 2нче мәктәптә оештырылып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үтте. Анда 21 яшь шахматчы катнашты. Спортсменнар, кечкенә булуларына карамастан тырыш, күзәтүчән булуларын күрсәтте һәм үзләрен лаек тотты. Биш турдан соң нәтиҗәләр исәпләнде.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1нче урында — Айдан Галимов, Карина Хисамиева;
2нче урында — Кәрим Насыйбуллин, Ясминә Гарипова;
3нче урында — Максим Кофанов, Камилла Хисамиева.
Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Читайте нас: