Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
21 гыйнвар 2019, 18:54

Саф һавада ял итү күңелле

Ленин исемендәге мәйданда инде матур бер йолага әверелгән «Кар көне» бәйрәме үтте.

Ленин исемендәге мәйданда инде матур бер йолага әверелгән «Кар көне» бәйрәме үтте.
Башта халык сүлпәнрәк кебек тоелса да, чара башлануга санаулы минутлар калганда мәйдан спорт сөюче һәм саф һавада ял итәргә яратучы шәһәрдәшләр белән тулы иде.
Бәйрәмне тантаналы ачу өлешендә хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча шәһәр комитеты рәисе Илдар Рамазанов катнашты.
— Оештыручылар тарафыннан бүген күптөрле ярышлар, кызыклы бәйгеләр әзерләнгән. Аларда көчегезне сынап, озакка җитәрлек яхшы кәеф, уңай тойгылар алырсыз дип ышанам, — диде Октябрь Рәис улы. Ул шулай ук 2018 елда сәнәгать коллективлары һәм оешмалар арасында узган комплекслы спартакиада җиңүчеләренә, актив катнашучыларына диплом, рәхмәт хатлары тапшырды.
— Бу чара шәһәрдәшләр өйдә генә утырмасын, саф һавага чыгып, гаиләләре белән бергә күңелле ял да итсен, сәламәтлекләрен ныгытсын өчен оештырыла. Шулай күмәк- ләшеп килүегезгә шатмын. Барыгызны да спорт бәйрәме белән ихлас котлыйм, — диде Илдар Илһам улы. Ул, үз чиратында, шәһәрнең спорт дөньясында актив катнашучыларны бүләкләде.
Арытаба спорт чаралары башланды. Бәйрәмгә килүчеләрне мәйданның төрле почмакларында футбол, чаңгыда узышу, карда көрәш, гаилә эстафетасы, бау тартышу, киез итек ыргыту һ. б. уен-ярышлар көтте. Аларны үткәрүдә волонтерлар булышлык итте. Нәниләр 2019 елның символы — Дуңгыз белән күңел ачты, истәлек өчен фотосурәткә төште. Иҗади коллективлар әзерләгән концерт та тамашачыларга хуш килде.
Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйрәмдә Кыш бабайлар узышы оештырылды. «Кыш бабайлар» арасында яшьләре дә, хәтта нәниләре дә бар иде. Җиңүчеләр берничә бүлектә билгеләнде. «Иң креатив Кыш бабай» исеменә Эмиль Хисамов лаек булды. «Гаилә Кыш бабае» дип Руслан Хисамов танылды. «Иң җитез Кыш бабай» исеме Дмитрий Исламовка бирелде. «Иң яшь Кыш бабай» исеменә Сергей Логинов ия булды.
Салкын җил исеп торса да, ярышлардан беркем дә читтә калмады диярлек, олысы да, кечесе дә активлык күрсәтте. Балаларның шат авазларыннан, өлкәннәрнең ихлас елмаюыннан тирә-як җылынынып, яктырып киткәндәй булды. Һәр ярыш тәмамлану белән җиңүчеләрне бүләк алу шатлыклы минутлары көтте. Оештыручылар спорт сөючеләр өчен файдалы бүләкләр әзерләгән иде: «Спартак» чаңгы базасына, батут үзәгенә, бассейнга абонементлар, чараның махсус сувенирлары.
Ярышлар тәмамланганнан соң да, тавышлар тиз генә тынмады. Октябрьскийлылар боз шәһәрчегенең соңгы эш көннәре белән файдаланып калырга тырышып, мәйданнан китәргә ашыкмады.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.


Читайте нас: