Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 ноябрь 2018, 17:27

Тимераякларны әзерли башлыйк!

Хөрмәтле укучыларыбыз, спорт сөюче дусларыбыз, сезнең өчен сөенечле хәбәр бар! Шәһәребездә күптән көтеп алынган объект (10 елга якын) — Боз сарае төзелеше, ниһаять, башланды.

Хөрмәтле укучыларыбыз, спорт сөюче дусларыбыз, сезнең өчен сөенечле хәбәр бар! Шәһәребездә күптән көтеп алынган объект (10 елга якын) — Боз сарае төзелеше, ниһаять, башланды.
Рәсми мәгълүматларга ярашлы, Шашин урамы биләмәсендәге спорт-сәламәтләндерү үзәге үз эченә 795 урынга исәпләнгән Боз сараен, бассейн һәм балалар мәйданчыгын алачак. Төзелеш өч өлештә алып барыла. Тәүгесендә Боз сарае, икенче өлештә — бассейн, ә инде өченчесендә уен һәм ял итү мәйданчыгы, паркур, машиналар тукталышы төзү планлаштырыла.
2018 елда беренче этап гамәлгә ашырыла. Төзелеш эшләренә социаль максатлы программалар Фондыннан 28,5 млн сум акча бүленгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча подрядчы оешма сайланган.
Шушы көннәрдә төзелеш барышы белән танышып кайттык. Беренче өлеш эшләрен Уфадан «Уралспецстрой» төзелеш компаниясе башкара. Прорабы Радик Галимов сүзләренчә, бүгенге көндә биредә 8 кешелек бригада эшли. Барлыгы 5 техника берәмлеге гамәлдә (2-әр үзбушаткыч һәм экскаватор, бер йөк төягеч җайланма).
— Хәзерге вакытта биләмәне төзекләндерү бара, — ди Радик Фәрит улы. — Эшчеләр агачларны кисеп, читкә чыгара. Шулай ук туфрак сайлап алынып, тиешле урынга күчерелә. Бүген субайлар (сваи) кайтарачаклар. Аларны атна ахырына суга башлау күзаллана.
... Спорт-сәламәтләндерү үзәге урнашачак биләмәнең әкренләп күркәм төскә керә башлавы сөенечле хәл. Элек ташландык хәлдә булган урынны тәртипкә салучы эшче-төзүчеләргә уңышлар, иминлек телисе килә. Сезнең тырышлык белән шәһәр өчен файдалы объект барлыкка киләчәк. Балалар һәм өлкәннәргә савыгу, ял итү өчен мөмкинлекләр тудырган республика һәм шәһәр җитәкчелегенә дә рәхмәтлебез.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.


Читайте нас: