Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
25 октябрь 2018, 18:02

Спортчыларыбыз янә җиңүчеләр баскычында

Октябрь ае спорттагы җиңүләре белән сөендерә.

Октябрь ае спорттагы җиңүләре белән сөендерә.
Күптән түгел көрәшчеләрнең уңышлары турында язган идек. Шушы көннәрдә ике спортчыбыз — Азалия Әминева һәм Станислав Урусов үз төрләрендә көмеш медальләр яулап кайтты. Сишәмбе шәһәр хакимиятендә алар белән матбугат киңәшмәсе оештырылды. Аны спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов алып барды.
Азалия Әминева хатын-кызлар өчен гадәти булмаган спорт төрен үз иткән. Ул, энекәшеннән күреп, 10 яшеннән бокс секциясенә килгән. Физик көч, чыдамлылык таләп иткән бу спорт төре белән ул дүрт елдан артык шөгыльләнә. Азалия 8-17 октябрьдә Анапада үткән бокс буенча Европа беренчелегендә Русия җыелма командасы составында чыгыш ясый. Финалда Ирландиядән килгән көндәшенә генә бирешеп, 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә көмеш призер була. Бу аның өченче зур җиңүе. Моңа кадәр ул Русия беренчелегендә һәм Сербиядә узган халыкара турнирда беренче урын яулый. Икенчесендә шулай ук иң яхшы боксчы булып таныла. Азалия 9нчы мәктәпнең тугызынчы сыйныфында белем ала. Күнекмәләргә җыелулар, ярышларда катнашу, әлбәттә, күп вакыт таләп итә, мәктәп программасыннан артта калмас өчен өстәмә дәресләр алырга, үзаллы укырга туры килә, ди яшь спортчы. Тренерлар Александр һәм Василий Савкиннар җитәкчелегендә шөгыльләнгән Азалия киләчәктә Олимпия уеннарында катнашырга хыяллана.
Станислав Урусов республика, ил, Европа ярышларында үзен танытты. Ул Русиянең пауэрлифтинг буенча спорт мастеры. Соңгы бәйгеләр — Люксембургтагы Европа чемпионатында Урусов штанганы ятып салмак күтәрүдә икенче урын алды (66 килограммга кадәр авырлык категориясендә 217,5 килограмм нәтиҗә белән), шулай ук ул халыкара класста спорт мастеры исеменә норматив үтәде. Станислав 4нче мәктәптә тренерлык эшен дә алып бара. 20ләп бала аның кулы астында шөгыльләнә. Тренер абыйларының җиңүләре аларны да яхшы нәтиҗәләргә рухландыра. Тәрбияләнүчеләре, төрле ярышларда катнашып, уңышлар яулый.
— Спортчыларга күп вакытларын күнекмәләр ясап, нәрсәдәндер баш тартырга, гәүдә авырлыкларын гел контрольдә тотарга туры килә. Ләкин пьедесталда басып илеңнең гимнын тыңлап горурлык, ләззәт хисе кичерү бөтен кыенлыкларны юк итә. Шулай ук спорт белән шөгыльләнү яшьләргә сәяхәт итеп, төрле илләр күрү, яңа дуслар табып аралашу мөмкинлеге бирә, — диде И. Рамазанов очрашуны йомгаклап.


А. ФАЗЛЕТДИНОВА.
Читайте нас: