Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
10 октябрь 2018, 17:30

Кар булмаганга көенмибез, чаңгыда узышабыз!

Чаңгычылар җәен-көзен ял итә дип уйлау — ялгыш фикер.

Чаңгычылар җәен-көзен ял итә дип уйлау — ялгыш фикер.

Шәһәребездә тәгәрмәчле чаңгы юлы ачылу белән чаңгы ярышы сезонлы спорт төре булудан туктады. Хәзер кыш җиткәнен көтеп утырасы юк: тәгәрмәчле чаңгыларыңны «эләктерәсең» дә, трассага йөгерәсең. Тренерлар сүзләренчә, роллерда шөгыльләнү гадәти чаңгыга караганда шактый авырга төшә. Моның өчен даими күнекмәләр ясау, техниканы камилләштерү зарур.

Октябрьский биләмәсендәге «Биатлон» спорт комплексы һәм тәгәрмәчле чаңгы юлы — олысы-кечесенең иң яраткан спорт белән шөгыльләнү урыны. Биредә шәһәр һәм республика күләмендәге ярышлар даими оештырыла.

Шундыйларның берсе — чаңгычылар арасында кросс һәм тәгәрмәчле чаңгыда узыш буенча БР чемпионаты һәм беренчелеге сентябрь ахырында үтте. Анда Туймазы, Нефтекама, Ишембай, Уфа, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Ярмәкәй һәм башка шәһәр-районнардан 380 спортчы катнашты. Аларны Октябрьский хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе, Русиянең спорт мастеры И. Рамазанов, «Олимпия резервы 3нче спорт мәктәбе» директоры, Русиянең атказанган тренеры, Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре Ю. Лукьянов, республиканың чаңгы ярышлары федерациясе рәисе, баш судья Х. Галишин сәламләде. Спортчылар чаңгы ярышлары буенча Русия чемпионы Ольга Репницинаның тренеры И. Пачинның үгет-нәсыйхәтләрен аеруча җылы кабул итте.

Октябрьскийдан «Юниорлар» төркемендә Дмитрий Федоров лаек чыгыш ясады. Ул ярышта яхшы нәтиҗә күрсәтеп, җиңү яулады. Ир-атлар арасында тәгәрмәчле чаңгыда ярышта Павел Рудаков һәм хатын-кызлардан Ксения Суркова 2нче урын алды. 2005-2006 елгы кызлар төркемендә 1нче урында — Елизавета Черкасова, 3нчедә — Камелия Рахманова. 2007 елгы һәм аннан кечерәк малайлар арасында Артем Золотухин; 2001-2002 елгы егетләр төркемендә Кирилл Васен 3нче урын алды.

«Спартак» спорт-савыктыру комплексына йөрүче укучылар, студентлар ел әйләнәсенә спорт белән шөгыльләнә, роллерларда йөгереп аяк көчләрен ныгыта. Тырышлыклары бушка китми — яшь спортчыларыбыз шәһәр, республика һәм ил күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешеп кенә тора. Баланың әлеге спорт төрендә мөмкинлекләре 2-3 сыйныфтан ук күренә икән. Әмма физиологик үзенчәлекләргә генә салынып булмый. Уңышка ирешү өчен шәхсән үзеңә һәм дә тренерларга күп тырышлык кую зарур. Моннан тыш физик әзерлек, сәламәтлек тә бик әһәмиятле.

Л. ГАБИТОВА.

Читайте нас: