Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 сентябрь 2018, 12:36

Сәламәт булу өчен йөгерегез!

«Милләтләр кроссы» бөтенрусия йөгерү көне илебездә 2004 елдан оештырыла килә.

«Милләтләр кроссы» бөтенрусия йөгерү көне илебездә 2004 елдан оештырыла килә.
Әлеге чараның төп максаты — кешеләрне сәламәт тормышка, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, төрле төбәк халыклары арасында тугандашлык, бердәмлек хисләре тудыру.
Агымдагы елда Башкортстанда «Милләтләр кросс»ында 110 меңгә якын кеше катнашты. Октябрьскийдагы спорт чарасына 1 меңләп шәһәрдәш кушылды. Алар арасында балалар һәм яшьләр, шулай ук ветераннар, өлкән яшьтәгеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр дә бар иде.
Йөгерешчеләрне Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары О. Латыйпов, баш судья В. Прохоров, олимпия резервы 3нче спорт мәктәбе директоры Ю. Лукьянов сәламләде. Кунаклар мондый чараларның әһәмиятен билгеләп үтте, катнашучыларга күтәренке рух, яхшы кәеф теләде.
Ярышлар берничә төркемдә үтте, дистанцияләр 600 метрдан 2 км кадәр иде.
5-6нчы сыйныфлар арасында 1250 метрга ярышта өченчелекне яулаган Шамил Гыйниятуллин тәэссоратларын уртаклашты:
— 3нче гимназиядә белем алам. Бәләкәйдән спортны яратам, сәламәт тормыш белән яшим. Алты ел футбол секциясенә йөрдем. Быелдан спорт ориентлашуы белән шөгыльләнәм. Ә йөгерүгә килгәндә, бусы инде кечкенәдән (6 яшьтән үк) килгән мавыгу. Ул тәнне чыныктырырга, үзеңне яхшы физик халәттә тотарга булыша. Спорт бүлекләрендә яңа дуслар, фикердәшләр дә табасың. Бүләкле урынга ирешүемә бик шатмын, моңа даими күнекмәләр, җиңүгә зур теләк, ныкышмалылык ярдәм иткәндер
дип уйлыйм.
«Милләтләр кроссы-2018» нәтиҗәләре буенча түбәндәге төркемнәрдә җиңүчеләр билгеләнде:
3-4 сыйныфлар, 600 м — С. Әхмәдишина (2нче гимназия); И. Кандалин (12нче мәктәп).
5-6, 7-8, 9-11 сыйныфлар, 1250 м — А. Павлова (10нчы мәктәп) һәм О. Зиманов (11нче гимназия); А. Иванова (1нче мәктәп) һәм А. Садыйков (3нче гимназия); Э. Исламова (3нче гимназия) һәм Е. Коптилин (12нчы мәктәп).
Уку йортлары студентлары, 1250 м — Н. Светелик һәм Д. Федоров (нефть колледжы).
35 яшькәчә хатын-кызлар һәм ир-атлар төркеме, 1250 м — О. Бәхтигәрәева; А. Байтимеров.
36-49 яшьлек хатын-кызлар һәм ир-атлар, 1250 м — В. Иванова һәм К. Сабитов.
1962 елгы һәм өлкәнрәкләр, 1250 м — Г. Игнатьев.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр төркеме, 300 м — М. Ермолаева; Д. Хәсәнов; К. Камалетдинова; Ж. Стерехова; В. Пикус.
Җиңүчеләр дипломнар, истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.
... Сәламәтлек — иң зур байлык. Йөгерешләрдә катнашкан шәһәрдәшләр тагын бер кат шушы хакыйкатьнең дөреслегенә инандырды. Аларның бу гамәле барыбызга да зур үрнәк булырлык. Мондый спорт бәйрәмнәрендә катнашу физик торышны гына түгел, рухи халәтне дә яхшыртырга булыша. Чөнки саф һавада, яшеллек арасында башкалар белән беррәттән йөгерү күңелдә иң яхшы тәэссоратлар калдыра, җанга рәхәтлек, тәнгә көч-куәт бирә.


Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: