Илебездә зур колач белән бөтенрусия «Физкультурачы»лар көне билгеләнде.
Октябрьскийда да спорт сөючеләр бәйрәме уңаеннан кызыклы чаралар, ярышлар оештырылды. «Нефтьче» паркында бу көнне алма төшәрлек тә урын юк иде. Тәүдә кунаклар бүләкләү тамашасын карады. Бүгенге көн геройлары — тренерлар, физик культура эшчәннәре, спорт ветераннары, ГТО судьялары фидакарь хезмәтләре өчен БР спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгының һәм Октябрьский хакимиятенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатларына, ә иң яхшы спортчылар — Русиянең спорт мастерлыгына кандидат билгесенә лаек булды. Шәһәрнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышы бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрде.
Арытаба спорт уеннарына, бәйге-күнекмәләргә чират җитте. Стадионда стритбол буенча «Кызгылт-сары туп» ярышлары, футбол һәм пляждагы волейбол уеннары үтте. «Х-Fit» фитнес үзәге тренерлары — төркем программалары инструкторы О. Зорина һәм бокс буенча спорт мастеры А. Сөләйманов җитәкчелегендәге саф һавадагы күнекмәләр яшьләрнең күңеленә аеруча хуш килде. Ә инде йога яратучылар «Апельсин-сити» спорт-савыктыру комплексы тренерлары Т. Филимонова һәм Н. Кузьмина җитәкчелегендә шөгыльләнде.
Белем-мөмкинлекләрен спорт ориентлашуы, пневматик коралдан ату, бадминтон, мотокросс, кул көрәше кебек спорт төрләрендә сынап карарга теләүчеләр дә күп иде. Катнашучылар уңай тәэссоратлардан тыш, бүләкләргә дә ия булды.
Сәламәтлек, яхшы кәеф һәм спорт бәйрәме һәр кешедә дә онытылмас тәэсир калдыргандыр, дип ышанып әйтергә була. Нәкъ шундый күмәк чаралар шәһәрдәшләрнең бердәмлеге, спорт һәм сәламәт тормышны үз итүе һәм яңадан-яңа җиңүләргә омтылышы билгесе булып тора да инде.