Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
26 июль 2018, 17:12

Изге күңеллеләр изге эшләр кыла

Октябрьский шәһәре — Башкортстанның көнбатыш төбәгендә танылган спорт үзәге булып тора.

Октябрьский шәһәре — Башкортстанның көнбатыш төбәгендә танылган спорт үзәге булып тора.
Октябрьскийның барлык үсеш дәверләрендә дә спорт һәм физкультурага игътибар зур булды, шәһәребез спорт белән шөгыльләнү өчен һәрвакыт иң яхшы шартлар тудырырга тырышты.
Шәһәрнең бүгенге спорт корылмаларын яңарту, төзекләндерүгә дә халык битараф калмый. Җае чыккан саен депутатларга мөрәҗәгать итә. Шундый үтенечләрнең берсе белән Әхмәт Ишмөхәммәтовка мөрәҗәгать итте октябрьскийлылар. Әхмәт Вәлиәхмәтович — ул төпле фикерле, сүзендә торучан, киң белемле җитәкче. Халыктан килгән һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тыңлый, аннан ярдәмчеләре белән тикшерә, мәсьәләне чишү юлларын эзли. Шуңа күрә дә аның янына халык агыла торгандыр инде. Ә бит нинди генә үтенеч-мөрәҗәгать белән килми аңа халык! Күптән түгел октябрьскийлылар Әхмәт Вәлиәхмәт улына Ю. Гагарин паркы биләмәсендә күпгамәлле спорт мәйданчыгы төзү ихтыяҗы турында хәбәр итте. Билгеле булуынча, Ә. Ишмөхәммәтов үзенең депутатлык эшчәнлегендә социаль әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә, атап әйткәндә спортны үстерүгә өстенлек бирә. 2015 елда, мәсәлән, аның ярдәме белән Октябрьскийның 2нче гимназия янындагы спорт мәйданчыгы үзгәртеп корылды.
Бу юлы да Әхмәт Вәлиәхмәт улы халык өчен әһәмиятле эштән читтә кала алмады, аның химая ярдәме белән Ю. Гагарин паркында ике өр яңа күпгамәлле спорт мәйданчыгы төзелә башлады. Төзелеш барышын депутат шәхсән үзе күз уңында тота. Беренче мәйданчык — ул универсаль булачак, мини-футбол һәм баскетбол уеннары өчен тәгаенләнгән, икенчесе — 18 х41 м зурлыгындагы теннис корты. Хәвефсезлек өчен мәйданчыкның өслеге кереш белән эшкәртеләчәк, читтән коймаланып алыначак. Шулай ук яктылык, тамашачылар өчен утыргычлар кую күздә тотыла.
Мәйданчыклар төзелешен без дә күреп кайттык. Әле анда эш кайный. Кемдер юл өслеген сала, кемдер тирә-ягын төзекләндерү белән мәшгуль. Төзүчеләрнең дә кәефе күтәренке. «Халык өчен кирәкле шундый корылмалар төзү үзе үк күңелгә рәхәтлек өсти, эшкә дәртләндерә», — ди алар.
Спорт объектлары төзелешенә иң оста һәм булдыклы хезмәткәрләр билгеләнгән. Әйтик, Р. Алексеев, И. Бадреев, А. Кашапов һәм В. Хәйретдинов. Алар вазыйфаларын башкаруга бик җаваплы карый, һәр гамәлләрен килешеп, җиренә җиткереп башкара. Чөнки аңлыйлар, депутатларның эш башкаручанлыгы турында бары тик аларның эш нәтиҗәсеннән чыгып фикер йөртәчәк ич шәһәр халкы. Шуның өчен бар осталык-тырышлыкларын салып эшлиләр. Тиздән бик тиздән, октябрьскийлыларның иң яраткан ял итү урыннарына әверелер әле бу мәйданчыклар.
Бер ун көннән мәйданчыкларның берсе әзер булачак. Ә спорт корылмаларын рәсми ачу тантанасы Нефтьчеләр көненә планлаштырыла. Анда инде октябрьскийлылар сөекле шәһәребезгә ясалган бүләкне сыный алачак.

Ю. Дәүләтбаева, автор фотолары.

Читайте нас: