Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
2 июль 2018, 18:14

«Чемпионатны күрдем: гомерем бушка үтмәде!»

... Авылда яшәүче туганнарыбызга кунакка барган идек ул көнне. Чәй эчеп алгач, өлкәннәр кайсы кая таралышты. Өй эче тынып калды, эчке бүлмәдә черем итүче карт әбекәйнең генә тигез сулышы ишетелә...

... Авылда яшәүче туганнарыбызга кунакка барган идек ул көнне. Чәй эчеп алгач, өлкәннәр кайсы кая таралышты. Өй эче тынып калды, эчке бүлмәдә черем итүче карт әбекәйнең генә тигез сулышы ишетелә...
Бермәлне зал ягыннан «Гол!» дип дәррәү кычкырган тавыш ишетелде. Шуның артыннан ук эчке бүлмәдә нәрсәдер дөбер-шатыр килде, «Әстәгъфирулла, әллә шартлаттылармы?» дип сөйләнгән, ухылдаган авазлар ишетелде. Йокысыннан вакытсыз уянган әбекәй караватыннан егылып төшкән имеш! Моны ишетеп залда футбол караган 7-8нче сыйныфта укучы абыйларым секунд эчендә өйдән чыгып «шылды»...
Балачак хатирәләренә бирелүем илебездә узучы футбол буенча дөнья чемпионатына бәйле. Абыйлар хәзер зур инде, үзләренең балалары үсә, шулай да яшьлек мавыгуларын бөтенләй онытмыйлар. Форсат чыкканда «ватсап» аша гәпләшә-гәпләшә футбол карыйлар. Кечерәк чакта аларга ачу да килгәли иде, ник дигәндә бу уен башланса, берничә сәгатькә телевизорсыз каласың, төннәрен «ура!» кычкырган авазлардан өркеп уянасың дигән сүз. Хәзер инде мондый мавыгуларга артык игътибар итмим.
Ә шәһәрдәшләр арасында футбол яратучылар бар микән? Ярты төнне «Гол!» дип кычкырышкан тавышлар аларны бимазаламыймы? Шушы сорауларга җавап ишетү максатында сораштыру үткәрдек.

Марсель Әхмәдуллин, футболчы:
— «Дуэт» футбол командасы уенчысы буларак, илебездә үтүче гаять зур күләмле мундиальгә («дөнья чемпионаты») берничек тә битараф кала алмыйм. Фаворитларым — Русия җыелма командасы. Минем фикеремчә, безнекеләргә финалның 1/4 өлешенә кадәр җитәрлек нигезлек бар. Һәрхәлдә, моңа ышанасы килә. Чит ил вәкилләреннән Хорватия, Испания, Португалия командалары уңышлы уйный. Иң яхшы уенчылар буларак Русия командасы һөҗүмчесе Артем Дзюбаны, бразилияле Неймарны билгелисе килә. Шәхсән үзем 6 яшьтән футбол уйныйм. Ул командалы спорт төре буларак кешеләрне берләштерү сәләтенә ия. Шуңа күрә, дуслар, футбол уйнагыз, безнекеләр өчен җан атыгыз!

Радик, икътисадчы:
— Мин үземне чын җанатар дип әйтә алам! Кечкенәдән үк яраткан командалар чыгыш ясаган бер матчны да калдырмадым. Төнләме, көндезме — вакыт табып карарга тырыштым. Уен нәтиҗәләрен дустым белән махсус дәфтәргә дә теркәп бардык. Үзара бәхәсләшергә ярата идек: янәсе кайсы команда нинди исәп белән җиңәчәк? Әгәр «минеке»ләр җиңелсә, ачуланышып, үпкәләп тә йөргән чак булды. Мәктәптә укыганда «Спартак» (Москва) командасының һәр очрашуын күзәтеп бардым. Ул чордагы кумирларның берсе — Ринат Дассаев. Бу «текә» капкачыга охшарга теләмәгән үсмер бар идеме икән?!
Чемпионатка килгәндә, әлбәттә, безнекеләр өчен җан атам! Спортчыларыбыздан Александр Головин («ЦСКА») белән Артем Дзюба, капкачы Игорь Акинфеевны аеруча билгелисе килә. Ә инде чит илләрдән иң яхшы уенчы исеменә аргентиналы Лионель Месси («Барселона») һәм «Реал Мадрид»тан (Португалия) Криштиану Роналду лаек.

Айдар Мамлеев, футболчы:
— Мин тормышымны футболдан башка күз алдына да китерәлмим! 5 яшьтән шушы спорт төре белән шөгыльләнәм. 13нче мәктәптә укыйм, бүгенге көндә «Девон» командасы составына керәм. Чемпионатны көн дә күзәтеп барам. Кумирым — Криштиану Роналду. Ул осталыгы, табигый сәләте белән күпләргә үрнәк булырлык. Русия өчен җан атам, әмма Португалия командасы уеннары ныграк ошый. Алар көтелмәгән борылыш, үзенчәлекле алымнар белән тамашачыларны киеренке халәттә тота, көчле тойгылар уята.

Айдар Хәмитов, аэроклуб җитәкчесе:
— Футбол белән артык кызыксынмасам да, чемпионат барышын әледән-әле күзәтеп торам. Матур, кызыклы уен күрсәткән командаларны хуплыйм. Гомумән, спорт һәм сәламәт тормыш яклымын. Чемпионат көннәрендә үзебездә дә күп сандагы спорт чаралары үтте. Мисалга, «ОЗНА» спортзалында волейбол уйнадык. Шулай ук соңгы арада очышлар, парашюттан сикерүләр саны ешайды. Бер дә тик тормыйбыз, шул рәвешле футболчыларга да теләктәшлек күрсәтәбез!

Ринат, мәктәп укучысы:
— Иң яраткан команда — Аргентина, иң яхшы уенчы — Месси! Гомумән, чемпионатта чыгыш ясаучы барлык командалар да матур, кызыклы уен күрсәтә дияр идем. Ярышларны оештыру дәрәҗәсе дә бик югары, стадионнар тиешле таләпләргә тулысынча җавап бирә, бөтен җирдә тәртип, хәвефсезлекне тәэмин итү өчен хәтта саперлар эшли. Чемпионат нәтиҗәләрен ничек фаразлыйм дисезме? Минемчә, алып баручы командаларның һәрберсенең җиңүгә ирешү мөмкинлеге бар. Әлеге вакытта ачыктан-ачык фаворитлар юк. Алдагы уеннарны гына көтәсе кала.

Наилә апа, пенсионер:
— Мин футболны яшьләр генә ярата дип уйлый идем, ә күрәм: Мәскәүгә, чемпионатка өлкән яшьтәгеләр дә бик күп килгән. Бер җанатарның сүзләре аеруча хәтергә кереп калды: «Чемпионатны күрдем: гомерем бушка үтмәде!». Мин дә спортны, бигрәк тә футболны үз итәм. Чөнки балалар-оныкларым футбол дип җан ата. Әтием, энеләрем дә спортсмен иде. Мәктәптә эшләгәндә укучыларны да спортка җәлеп итәргә омтылдым. Чемпионатта Русия командасы яхшы нәтиҗәләр белән куандыра. Бу спортчыларга хөрмәтне бермә-бер арттыра. Алда да сынатмаслар, чемпионатның үзебездә, туган җирдә үтүе дә ярдәм итми калмас. Бер уңайдан яшьләребезгә теләкләр җиткерәсе килә: спортны яратыгыз, ул начар уйлардан арындыра, тәнне һәм рухны чыныктыра. Илебез белән горурланыгыз!
Фикерләрегез өчен рәхмәт, дуслар! Спорт — туганлык, татулык, тынычлык билгесе; ул бөтен җир шарындагы халыкны берләштерә. Дөнья чемпионаты барышында без моңа тагын бер кат инандык. Шат йөзле, спорт өчен җан атучы чит ил кунакларына гына күз салыгыз: алар илебезгә, аның халкына, табигатенә чын-чынлап гашыйк булды; рәхәтләнеп биеп-җырлап, күңел ачты, яңа дуслар тапты. Русия мундиале көннәрендә бөтенләй икенче яктан ачылды. Бу — илебездә гомер итүче төрле милләт халыкларының кунакчыл, ихлас булуына, аларның тырышлыгына һәм, әлбәттә, футболны яратуына бәйле!

Л. ГАБИТОВА.


Читайте нас: