Йөгерү — халык арасында иң кулай спорт төре дип санала.
Ни өчен дисезме? Чөнки йөгерүчегә кыйбатлы спорт җиһазлары да, тренажерлар да, махсус белем дә кирәкми. Уңайлы кием сатып ал да, иң гади кагыйдәләрне генә онытма! Бу спорт төре гәүдә авырлыгын киметергә һәм яшь калырга булыша. Моннан тыш ул организмның йогышлы чирләргә каршы тору көчен арттыра, кәефне күтәрә. Шушы көннәрдә яшьләргә генә түгел, өлкәннәргә дә телевизор, компьютер, телефоннардан «арынып», йөгерү белән шөгыльләнә башларга менә дигән сәбәп тә чыкты. Сүз шәһәребездә узган беренче Октябрьский полумарафоны турында бара. Зур күләмле чара илебезнең 15 төбәгеннән 800гә якын кешене җыйды!
Октябрьский полумарафоны BASHRUN республика йөгерешләр сериясенең (аңа Уфа халыкара марафоны, Благовещен, Сибай, Стәрлетамак полумарафоннары керә) өченчесе булды. Катнашучылар арасында Башкортстан һәм Татарстан, Ырынбур өлкәсе вәкилләре бар иде. Октябрьскийдан 300дән ашу кеше йөгерешкә чыкты. Спортчылар шәһәребезнең иң матур урыннары аша 2, 10 һәм 21,1 км арага йөгерде.
Ярышлар башланыр алдыннан проектны оештыручылар һәм партнерлар сәламләү сүзләрен җиткерде. «Полумарафонның халкыбыз өчен иң мөһим бәйрәм — Русия көнендә оештырылуы очраклы хәл түгел, — дип сүз башлады Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев. — Әлеге көн дәүләтебездә дус-тату гомер кичерүче күп сандагы милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Ул төрле диндәге төрле милләт халыкларын берләштерә. Һәм без Русиянең киләчәктә дә чәчәк атуы, халыкларның тыныч, имин тормышта яшәве хакына бар тырышлыгыбызны куячакбыз. Полумарафон кебек спорт чаралары — моның бер дәлиле. Нәкъ алар илебез һәм республика данын үстерүгә этәргеч булып тора».
Проектның генераль партнеры — «МТС» компаниясенең Башкортстан буенча филиалы директоры Антон Марченко үз чиратында полумарафонның зур әһәмияткә ия булуын билгеләде: «Октябрьскийда үткән күләмле чара киләчәктә спорт хәрәкәтенең тагы да югарырак үсеш алуына китерәчәк, — диде үзе дә 30дан ашу полумарафон һәм 3 марафонда катнашкан спортчы. — Тамашачыларга күңелле бәйрәм кәефе, ә йөгерешчеләргә уңышлар телим!».
Бу сүзләргә «Уфа марафоны» җәмгыяте директоры, Октябрьский полумарафоны оештыручысы Владислав Литвинчук та кушылды:
— Бүген без чын мәгънәсендә рекорд куйдык! Полумарафонда 2 ил, 15 төбәк һәм 70 шәһәрдән 800 кеше катнаша; алар арасында билгеле спорт мастерлары, халыкара күләмдә танылу алган спортчылар бар! Бу искитмәле нәтиҗә, мондый күрсәткеч моңарчы Уфада гына булды. Октябрьский спорт сөючеләр шәһәре исемен аклады, димәк. Шунысы мөһим: йөгерешчеләр арасында октябрьскийлылар бик күп, гадәттә мондый чараларда кунаклар күбрәк була. Шәһәр халкының шундый активлыгына шатмын.
Йөгерешчеләр арасында паралимпияче, чаңгы ярышлары буенча Европа чемпионы Александр Давидовичның да булуы аеруча дулкынлану тойгылары уятты. Сәләтле егетнең бүгенге көндәге халәте күпләргә үрнәк алырлык. Александр Белоруссиядә туып-үскән. Спорт белән артык мавыкмаган егет 2004 елда зур фаҗигагә тарый: урман кисү эшендә бәхетсезлек очрагы аркасында ике аягын да югалта... Әмма максатчан егет үзендә авырлыклар каршында югалып калмаслык көч таба. 2006 елда Александр паралимпия спортына килә, чаңгычы һәм биатлончы буларак Белоруссия җыелма командасы өчен чыгыш ясый. 2012 елда Башкортстанның Стәрлетамак шәһәренә күченә. Сочида үткән паралимпия уенарында ике тапкыр бронза медаль ала, Бәллүр глобус, дөнья Кубоклары иясе. Башкалар өчен Александр Давидович белән беррәттән ярышка чыгу аеруча зур илһам чыганагы булгандыр.
Тантаналы өлештән соң йөгерешләр башланды. 2 км ераклыктагы араны бәйрәмгә махсус чакырылган «йолдыз» — танылган җырчы һәм композитор, «Йолдызлар фабрикасы-3» проекты җиңүчесе Никита Малинин да лаеклы үтте.
Полумарафон нәтиҗәләре буенча (алар белән Russia Running сайтында танышырга мөмкин) 100дән ашу спортчы диплом-медальләргә, иганәчеләр бүләкләренә ия булды. Җиңүчеләр төрле яшь төркемнәрендә, корпоратив командалар, абсолют лидерлар, иң өлкән һәм иң яшь йөгерешчеләр арасында билгеләнде. Спорт чарасы ахырында бар кунаклар өчен иң зур бүләк — Никита Малинин башкаруындагы яңа композицияләр һәм тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән җырлар яңгырады.
Сәламәт яшәү һәм актив ял итү үрнәге булган күркәм спорт чаралары киләчәктә дә бездә үткәрелә килер, тагы да зуррак күләм алыр дигән ышаныч бар. Чөнки шәһәребездә спортны ихлас сөюче, яхшы кәеф сайлаучылар бик күп. Мондый чаралар шул ягы белән уңайлы: аларда төрле яшьтәгеләр катнаша ала, шулай ук чит төбәкләрдән килгән спортчылар белән танышу, яңа дуслар табу мөмкинлеге дә бар.
Фикерләр