Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
24 Май 2018, 16:27

«Без бүген тормыш үзәгендә!»

Шәһәребездә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мәдәни, спорт, иҗади бәйгеләр даими оештырыла килә.

Шәһәребездә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мәдәни, спорт, иҗади бәйгеләр даими оештырыла килә.
Шушы көннәрдә спорт сараенда узган «Без төрле, әмма хокукларыбыз тигез!» исемендәге ярышлар да — шундыйлардан. Әлеге спорт чарасы шәһәребездә бишенчегә үтә. Быел ул Башкортстан һәм Татарстанның 9 төбәгендә яшәүче 200дән ашу кешене берләштерде.
Спортчыларны хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов; Корылтай депутаты, Русиянең спорт мастеры, 8 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы О. Савченко; бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең төбәк оешмасы рәисе О. Ротов һәм башка кунаклар сәламләде. Тантананы ачып, Октябрь Рәис улы Марина Ермолаевага активлыгы, спорт бәйрәмен үткәрүдәге өлеше өчен Рәхмәт хатын тапшырды.
Агымдагы елда ярышлар 7 төркемдә барды. Һәркем үзенә тәгаенләнгән ярыш төрендә көч сынарга ашыкты. Ашыкты, дим, чөнки йөзләрендә шатлык нуры уйнаган, илһамланып бәйгегә әзерләнгән егетләр-кызларның һәр хәрәкәте моны белдерә. Алар үзләренең бәйге мәйданына чыгуына, мөмкинлекләрен күрсәтә алуына чиксез шатлык һәм горурлык хисе кичерә сыман...
Ярышлар башланыр алдыннан Кандра спортчылары: Динар һәм Мәрьям белән әңгәмәләшеп алдык. Динарга 38 яшь, ул коляскада гына хәрәкәтләнә:
— Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган бәйге-фестивальләрдә даими чыгыш ясыйм. Бүген штанга күтәрү (80кг) һәм йөзүдә катнашачакмын.
30 яшьлек Мәрьям исә кәрзингә туп ыргыту һәм физик күнекмәләрдә көч сынаячак. «Мин спортны бик яратам, ул сәламәтлекне яхшы халәттә тотарга булыша. Спорт ориентлашуы буенча җиңү яулаганым да бар», — ди ул.
Шәһәребез данын яклаучыларның фикерен ишетү ниятендә, Октябрьскийның инвалидлар җәмгыяте командасы әгъзасы Гөлназ Хәсәновага мөрәҗәгать иттем.
— Спорт сараендагы ярышлар һәрвакытта югары дәрәҗәдә, бик кызыклы үтә. Шәхсән үзем аларда даими катнашам, — ди Гөлназ. — Минем өчен иң мөһиме җиңү түгел, спорт фестивалендә алган уңай тәэссоратлар күпкә кадерлерәк. Алар китергән ямьле мизгелләр, чиксез көч-куәт бернинди бүләкләргә дә тиңләшә алмый. Быел ярышларда Башкортстаннан, хәтта Татарстаннан бик күп командалар катнашты. Без бүген элеккеге танышлар белән очрашып, хәл-әхвәлләрне белештек, яңа дуслар таптык. Күркәм чараны оештыручыларга, шулай ук шәһәрнең инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Борисовнага, тренерыбыз Галина Владимировнага рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Ярышлар нәтиҗәсенә килгәндә, бүләкле урыннардан тыш, спортчылар «җиңүгә һәм уңышка омтылыш, ныкышмалылык, сөйкемлелек, оптимистлык өчен» төркемнәрендә билгеләнде. Октябрьский шәһәренең картлар һәм инвалидлар йорты командасы махсус бүләккә — хакимият башлыгы Кубогына лаек булды.

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.


Читайте нас: