Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
16 Май 2018, 13:02

«Кечкенәләр болар, димәгез...»

15нче мәктәптә 2010-2012 елгы кыз-малайлар арасында республика беренчелегенә шахмат ярышлары узды. Анда 76 яшь спортчы катнашты.

15нче мәктәптә 2010-2012 елгы кыз-малайлар арасында республика беренчелегенә шахмат ярышлары узды. Анда 76 яшь спортчы катнашты.

Яшькә ташлама юк
Бәйгеләрне ачу тантанасына олысы да, кечесе дә җыелган иде. Спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов үз чыгышында бәйгечеләргә уңышлар тели, шахмат буенча 2нче спорт мәктәбе коллективына рәхмәтен юллый. Мәгълүм булганча, агымдагы елда мәктәп 25 еллык юбилеен билгели. Шул уңайдан бер төркем тренерлар Рәхмәт хатларына лаек булды.
«БРның иң яхшы физик мәдәният һәм спорт эшлеклесе» исеменә лаек булган, шахмат буенча 2нче спорт мәктәбе директоры Ирина Волкова ярышчыларга фәһемле киңәшләрен җиткезде: «Куелган максатларга мотлак ирешүегезне телим. Шахматка килгәндә, гади уен гына түгел ул. Ә бәлки гомумән тормышта уңышлар яуларга булышучы, тирәнтен фикерләү осталыгын чарларга ярдәм итүче өлкә. Һәрдаим җиңүләр юлдаш булсын сезгә!»
Арытаба кунакларны шигъри юллар аша яшь шахматчылар котлый. Турнир барышы, ярыш кагыйдә-таләпләре белән таныштыру өчен сүз баш судья, БР шахмат Федерациясе вәкиле Михаил Глиджянга (Уфа) бирелә. Михаил Левонович хәбәрләгәннәр шактый җитди, катгый. Республика беренчелеге ич! Яшькә ташлама юк дәрәҗәсендә. Залда судьялар, уенчылар гына кала. Малайлар, кызлар ныклап уенга керешә. Комачауламыйк үзләренә. Тәүге көн гадиләрдән түгел. Гаять зур игътибарлылык, түземлелек, акыл-ихтыяр көче сорала...

«Мин шахматлы уйнамыйм, мин шахматта көрәшәм»
(Александр Алехин)
Кыз-малайлар арасында көчергәнешле бәхәс берничә көн дәвамында барды. Ниһаять, бәйгене йомгаклау мәле дә җитте. 9 май бәйрәменә тап килде әлеге көн. Икеләтә сөенеч, тантана, дигән сүз. Һәммәсе дулкынланып көтә. Кемнәр икән алар, җиңү яулаучылар?
Кызлар арасында беренче урында Уфа сылуы Айшә Ишморатова. Шәһәрдәшебез, шахмат буенча 2нче спорт мәктәбе вәкиле Юстина Дмитриева да яхшы гына күрсәткечләргә иреште. Үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясар, киләчәк уеннарда сынатмас, дигән өметтәбез. Барысы да алда ич әле!
Малайларга килгәндә, җиңүче буларак янә Уфа вәкиле Даниил Имамов танылды. Октябрьскийдан Данил Денисов уңай тәэсир калдырды. Юстина кебек үк, ул да шахмат мәктәбендә күнегүләр ала. Киләчәк бәйгеләрдә җиңү кошын кулдан ычкындырмас әле якташларыбыз.
Җиңүчеләр БР спорт министрлыгы кубок-медальләре, БР шахмат Федерациясе призларына лаек булды. Октябрьский шахмат мәктәбе исеменнән турнирда катнашучыларның барчасына дипломнар, вымпеллар тапшырылды.

«Беренчелек үзебезгә «әйләнеп кайтты»
Ярышлар шактый югары кимәлдә оештырылган иде. Фикерләре белән уртаклашуын үтенеп, Ирина Антоновнага мөрәҗәгать итәм. «Берничә ел элек безнең шәһәрдә 9 яшькәчә балалар өчен шахмат беренчелегенә бәйгеләргә нигез салынды, — ди И. Волкова. — Арытаба әлеге чара республика буйлап таралды. Быел исә янә Октябрьскийга «әйләнеп кайтты». Эш шунда ки, беренчелек Учалыда уздырылырга тиеш иде. Тик, техник сәбәпләр аркасында, башка төбәккә күчерү ихтыяҗы килеп туды. Безгә мөрәҗәгать иттеләр. Ризалаштык. Бөтен көч-энергияне тупладык, мөмкинлекләрне эшкә куштык. Мәгълүм ки, иң читене — кечкенә балаларны кабул итү. Чөнки алар белән бергә ата-аналар, тренерлар да килә. Барысын җайлап урнаштыру сорала. Әйткәндәй, ярышларда катнашуга 100дән артык кеше гариза биргән иде. Шулардан 76 яшь спортчы килә алды.
Уеннар үткәрү өчен таләпләргә җавап бирердәй зал булуы да зарур. Бу җәһәттән 15нче мәктәп җитәкчелегенә рәхмәтлемен. Иркен спорт залы безнең карамакка тапшырылды. Яшермим, иң кыены беренче көн булды. Хөрмәтле әти-әниләрнең ишек артында бик көтеп торасы килми, бәйге залына ашкыналар. Минем кызымны, улымны кыерсытмыйлармы, уеннар дөрес-хак барамы, янәсе... Кат-кат әйбәтләп аңлатырга, җентекләп төшендерергә туры килде үзләренә. Аның каравы, бүтән көннәрдә өлкәннәр тәмам тынычланды, иркенләп шәһәр буйлап гизәргә кереште. Парклар, музей, күргәзмәләр, Геройлар аллеясы, гаҗәеп архитектура биналары... Соклангыч урыннар җитәрлек ич бездә. Шәһәрне ифрат ошаттылар. Шәхсән минем өчен куаныч чыганагы: ата-аналар, тренерлар «Кунаклар кенәгәсе»ндә бихисап рәхмәт сүзләрен теркәп калдырды. Югары җитәкчелек тарафыннан да уңай бәһа алуга ирештек. Ярышларга әзерлек, оештыру-үткәрү дәрәҗәсе шактый югары бәяләнде. БР шахмат Федерациясенең башкарма директоры Әмир Даукаев Русия шахмат Федерациясе вәкиле исеменнән безгә рәхмәт сүзләрен җиткезде. Өстәвенә зур тәҗрибәгә дә ия булдык... Форсаттан файдаланып, шахмат мәктәбе коллективына, хезмәткәрләргә рәхмәтемне белдерәм. Волонтерлар турында аерым әйтеп узмакчымын. Өлкән төркем шахматчы-спортчылары алар. Яшь судьялар сыйфатында хезмәт куйдылар. Сынатмадылар. Киләсе бәйгеләрдә әлеге тәҗрибәне дәвам итмәкчебез. Иң мөһиме, шуны анык аңлау мотлак. Нәрсәгәдер ирешергә телисең икән, вакытыңны, сәләтеңне кызганма. Җиңел булмас. Аның каравы, чын-чынлап канәгатьлек хисе кичерерсең. Ә бу инде аз түгел!»

С. ГАРИФУЛЛИНА.


Читайте нас: