Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
28 апрель 2018, 15:49

Гаиләне спорт берләштерә

Шәһәребездә ел саен «Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә» спорт ярышларын үткәрү күркәм гадәткә кереп бара.

Шәһәребездә ел саен «Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә» спорт ярышларын үткәрү күркәм гадәткә кереп бара.
Агымдагы елда да бу чара иң тату, актив һәм спорт сөюче гаиләләрне җыйды. Алар арасында төрле бәйгеләр буенча күпләргә таныш шәһәрдәшләр дә, мондый төр ярышларда тәүге тапкыр көч сынаучылар да бар иде.
Фестивальне ачу тантанасында хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе И. Рамазанов, «Хезмәткә һәм яклауга әзер» бөтенрусия физкультура-спорт комплексының муниципаль үзәге җитәкчесе баш судья В. Коптилин чыгыш ясады. Октябрь Рәис улы «ГТО» билгеләрен тапшыру буенча хөрмәтле йөкләмәне үтәде: Е. Култыгин — алтын, А. Әбүталипова, Э. Хабиева һәм В. Нургалиев — көмеш, Э. Аббасова, Э. Волик, Н. Хөсәенова, Р. Гыйззәтуллин, А. Еникеева, З. Хәлиуллина һәм О. Габдуллина бронза билгеләргә лаек булды.
«Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә» фестивалендә 10-14 яшьлек балалар тәрбияләүче 15 гаилә катнашты. Иң тәүдә бәйгечеләр Русиянең спорт мастеры, спорт акробатикасы буенча ил беренчелеге һәм бөтенрусия ярышлары җиңүчесе Валерия Моратова җитәкчелегендә күнекмәләр үткәрде. Арытаба төп ярышларга чират җитте — гаиләләр озынлыкка сикерү, дартс, кәрзингә туп ыргыту, баскан килеш алга иелү һәм эстафетада көч сынады.
Бәйгечеләр белән әңгәмәләшеп алдык. Айдар һәм Ольга Сәйфуллиннар, уллары Роман «Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә» фестивалендә икенче тапкыр катнаша.
— Узган елда бүләкле урынга ирешә алмадык, шуңа күрә быелгысына бик ныклап әзерләндек, — диләр Сәйфуллиннар. — Һәм тырышлыгыбыз бушка китмәде — җиңү яуладык. Гомумән, 2018 ел гаиләбез өчен нәтиҗәле булмакчы. Чөнки агымдагы елда «Башнефть» оештыруындагы спартакиада уеннарында да беренче урын алдык. Үзебезне сәламәт тормыш алып баручы гаилә дип атый алабыз. «Башнефть» ярышларының берсеннән дә читтә калмыйбыз. Балаларны да спортка җәлеп итәбез: бергәләп бассейнга йөрибез, күнекмәләр ясыйбыз, шәхси участокта хезмәт куярга да онытмыйбыз. Билгеле булуынча, хезмәт тәрбиясе — иң нәтиҗәлесе. Ул тәнне дә чыныктыра, тәрбияләү чарасы да.
Әйткәндәй, Сәйфуллиннар гаиләсендә өч баһадир егет үсә! Бу үзе генә дә горурлык уятырлык, хөрмәткә лаек казаныштыр минемчә. Күпләр авыр дип зарланган заманда өч балага гомер бүләк итүче, алай гына да түгел аларга үз үрнәгендә менә дигән тәрбия бирүче гаилә турында сүз бара бит.
— Иң кечкенәбез — Радмирга әле нибары 2 яшь, олы улыбыз Роберт — нефть колледжы студенты, — ди Ольга ханым. — Уртанчыбыз Роман спортны үз итә, элегрәк хоккей белән шөгыльләнә иде, бүгенгесе көндә футболга йөри. Шуны билгелисе килә: биатаем — Мизхәт Кәли улы Сәйфуллин көрәш буенча танылган тренер иде. Бүгенге көндә без аның спорт традицияләрен дәвам итүчеләр инде.
Сәйфуллиннар гаиләсенә көч-куәт биреп торырга дәү әниләре — Гөлфира Мәхәсим кызы да килгән. Ул балалары һәм оныкларының уңышына ихлас шатланып, фәһемле киңәшләре белән аларны илһамландырып тора.
Айдар һәм Ольга Гаилә фестивален оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерергә дә онытмады, шәһәребездә шундый төрдәге спорт чаралары үткәрелүнең күп уңай яклары булуын билгеләде.
Чираттагы әңгәмәдәшчеләрем — Әһәдуллинар гаиләсе. Данис һәм Лиананың никахлашуларына — 13 ел. Тату гаиләдә өч гүзәл кыз үсеп килә — Ләйләгә 12 яшь, Лилия быел 1нче сыйныфка барган, ә нәни Динә әле нибары 1 яшь тә 7 айлык кына.
— Фестивальдә катнашырга кызыбызның физкультура укытучысы тәкъдим итте. Һәм без тәвәккәлләдек, — диләр Әһәдуллинар. — Моңа һич тә үкенмибез, киресенчә, ярышлар барышында тик уңай кичерешләр генә алдык. Киләчәктә дә мондый чаралардан читтә калмаска ниятлибез. Быел фестивальдә олы кызыбыз катнашты, алдагы елда уртанчысын да җәлеп итәргә теләк бар.
Гомумән, Данис һәм Лиана спорт белән кышын да, җәен дә шөгыльләнә. Чаңгыда шуу дисеңме, велосипедта «җилдерү» дисеңме. Балаларын да үзләреннән калдырмый алар, кечкенәдән чыныгып үссеннәр, диләр. «Дөрес туклануга да күчтек, — ди Лиана ханым. — Үзем быел җәяүләп йөрү белән ныклап шөгыльләнә башладым. Гагарин паркының һәр сукмагы таныш миңа хәзер».
Әйткәндәй, Әһәдуллинар декабрьдә кызлары 1нче сыйныфка барган гимназия оештыруындагы «Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә» ярышларында да югары нәтиҗәләргә ирешкән.
Спорт гаиләне тагы да татулаштыра, берләштерә, дип саный Агадуллиннар. «Фестиваль барчабызга да яхшы кәеф бүләк итте, — ди Лиана һәм Данис. — Балаларны спортка җәлеп итү бар яклап та файдалы: бу физик торышны яхшырта, шулай ук кечкенәдән җәмгыять тормышында актив катнашырга, үз яшьтәшләрең белән җиңел аралашырга мөмкинлек бирә. Һәм бу нәрсәләрдә иң тәүге булып әти-әни үрнәк күрсәтергә тиеш».
Әңгәмә ахырында тату гаилә яшьләргә теләкләрен җиткерде: «Бер-берегезне хөрмәт итегез, аңлашып яшәгез. Гаилә белән күбрәк вакытны үткәрергә тырышыгыз: бергәләп табигатькә ял итәргә чыгыгыз, спортны яратыгыз»...
Фестиваль нәтиҗәләренә күз салырга вакыттыр. «10-12 яшьлек кызлар тәрбияләүче гаилә» төркемендә Галләмовлар — беренче, Бәхтигәрәевлар — икенче, Мизенковлар өченче урын яулады. 12-14 яшьлекләр арасында Ахьяновлар гаиләсе җиңү яулады. Ремпель һәм Әһәдуллиннар — 2нче һәм 3нче булды.
«10-11 яшьлек малайлар тәрбияләүче гаилә» номинациясендә Сәйфуллиннар алдынгылыкны бирмәде. Шәйбәков-Шестопаловлар — икенче, Шакировлар өченче урында. 12-14 яшьлек уллары булган гаиләләр арасында Евграфовлар беренче, Шәриповлар икенче булды.
Шәһәребездә гомер итүче тату, спорт сөюче гаиләләргә киләчәктә дә зур уңышлар, бәхетле, имин тормыш телибез!

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.

Читайте нас: