Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
11 апрель 2018, 13:40

Футбол — чын егетләр уены!

Октябрьский нефть колледжының 3нче тулай торагы студентлары (тәрбиячеләре — Регина Миңлебаева) Гагарин паркында Бөтендөнья сәламәтлек һәм халыкара спорт көненә багышланган «Карда футбол уйнау»да катнашты.

Октябрьский нефть колледжының 3нче тулай торагы студентлары (тәрбиячеләре — Регина Миңлебаева) Гагарин паркында Бөтендөнья сәламәтлек һәм халыкара спорт көненә багышланган «Карда футбол уйнау»да катнашты.
Ярышларда барысы 4 команда көч сынады. Безнең студентларның күптәнге хыялы — футболны җәен генә түгел, ә кышын да уйнау иде. Ниһаять, ул тормышка ашты! Әлбәттә, карда туп тибү гадәти шартлардагыдан нык аерыла. Монда яшел чирәм урынына карлы мәйдан, бу үз чиратында уенчылардан аеруча зур көч, осталык таләп итә. Әмма егетләр сынатмады, кар көртләренә, аяк киемнәре чылануга да карамастан ахырга кадәр дәрт-куәтен сүндермичә, тамашачыларны шатландырып, матур уен күрсәтте.
Студентлар сүзләренчә, кышкы футбол җәйге уеннан һич тә ким түгел. Хәтта берникадәр дәрәҗәдә уңайлырак та: тузан булмагач, сулыш алуы җиңел, саф һава күңелләрне җилкендерә.
Бүгенге көндә кышкы футбол зур танылу алмаган. Әмма моңа башлангыч салынды инде. Бу киләчәктә шәһәребездә дә шушы уен төренә кызыксыну уяныр дигән ышаныч тудыра. Финал ярышларында һава шартларының начарланып китүе дә студентларны куркытмады: уен киеренке һәм нәтиҗәле булды, һәр футболчы очрашу барышында үз осталыгын һәм сәләтен күрсәтә алды.
Нәтиҗәләр буенча, тулай торакның дүртенче катында яшәүче Тимур Алчинов җитәкчелегендәге команда 5: 0 исәбе белән җиңеп чыкты. Элеккеге студент Айдар Биглов оста рәвештә команданы оештырды һәм уенчыларга зур терәк булды. Иң яхшы һөҗүм итүче һәм туп кертүче буларак Илмир Батыров танылды. Илназ Әхмәдуллин — иң оста капкачы, Динар Гарифуллин һәм Илнар Исламов иң яхшы уенчы исеменә лаек булды.
Афәрин, егетләр! Сезгә киләчәктә дә гел уңыш елмайсын дигән теләктә калабыз.

Читайте нас: