Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
28 март 2018, 14:10

Кыш беткәндә карга рәхәтләндек

Быел кыш безне кар белән әлләни очындырмады.

Быел кыш безне кар белән әлләни очындырмады.
Аның каравы, язга чыккач мул карлары белән сөендерде. Кемнәр чаңгыда шуа, карда уйный алмаган булса, узган ялларда рәхәтләнеп теләгәненә иреште.
Гагарин исемендәге ял паркында карлы уеннар фестивале үтте. Бу парк былтыр шактый үзгәрешләр кичерде. Җәяүлеләр сукмаклары яңартылды, күп урыннар яктыртылды, спорт белән шөгыльләнүчеләргә шартлар тудырылды. Ә күптән түгел паркның яңа йомшак хуҗалары — тиеннәр барлыкка килде. Хәзер аларны күрергә, тәм-том белән сыйларга дип октябрьскийлылар бирегә гаиләләре белән килә.
Бер сүз белән әйткәндә, кайчандыр кеше дә йөрмәгән парк, бүгенге көндә шәһәр халкының иң яраткан ял урынына әверелде. Шуңа күрә кышны озатучы «Кар бабайлар көрәше» фестивале дә биредә оештырылды. Аны шәһәр хакимияте белән Яшьләр сарае үткәрде. Фестиваль башланганчы хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов катнашучыларны, ял итәргә чыгучыларны сәламләде, яхшы кәеф, җылы тәэссоратлар теләде.
Шәһәрнең уку йортлары исеменнән чыгыш ясаучы 16 команда кардан чын сәнгать әсәрләре иҗат итеп, һәрберсе үз иҗатын үзенчәлекле итеп яклады — тамашачы хөкеменә тәкъдим итте.
Һәр чыгыш үзгә иде — кемдер авыз-сүз сәнгатенә мөрәҗәгать иткән, кемдер җыр-моң аша күрсәтергә тырышты. Шундый кыска вакыт эчендә күпме иҗади ачыш ясалды бу көнне!
Кем генә юк иде кар сыннары арасында: эт, мәче, аю, кар бабай гаиләсе белән, җир шарына кадәр... Чыгыш ясаучылар арасында җиңелүчеләр булмавы тагы да куанычлы булды. Әлбәттә, нәкъ шулай булырга тиеш тә. Һәр команданың иҗади әсәре иң, иңе дип бүләккә лаек булды. Ә шәһәрдәшләр саф һавада уйнап-көлеп, яхшы тәэссоратлар туплап, бер атнага җитәрлек көч-дәрт җыеп өйләренә таралышты.

Читайте нас: