Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль 2018, 17:17

Нәни уңыштан — зур җиңүләргә!

Шәһәребездә сәламәт тормышны сөюче, актив һәм кызыксынучан яшьләр бик күп.

Шәһәребездә сәламәт тормышны сөюче, актив һәм кызыксынучан яшьләр бик күп.
Узган ялларда моңа тагын бер кат инану мөмкин булды. Якшәмбе көнне Гагарин исемендәге паркта гадәти булмаган, әмма бик күңелле ярышлар узды. Анда катнашучылар таудан чанада да, чаңгыда да түгел, ә гап-гади тасларда узышты!
Әлеге ярышлар шәһәрнең яшьләр советы тарафыннан инде алтынчы тапкыр оештырыла. Агымдагы елда «Уңайлы шәһәр мохите» проекты кысаларында төзекләндерелгән паркта үткәрелгән чара «Саф һавада йөрергә чык!» бөтенрусия фестиваленә кушылды.
Узышларда катнашучыларның саны елдан-ел артуы куандыра. Шәһәрдәшләр бирегә дуслары, туганнары, гаиләләре белән килә. Быел иң яшь һәм кыю бәйгече исеменә 3 яшьлек нәни октябрьскийлы лаек булды. Ярышлар барысы өч төркемдә үтте. Көн салкын булуга карамастан, өшеп-туңып торырга вакыт булмады, ә инде суыкны куып җибәрергә парк биләмәсендә оештырылган кайнар чәй мәҗлесе булышты.
Иганәчеләр җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр әзерләгән иде. Иң җитез һәм өлгерләр Мактау кәгазьләре, кубоклар белән билгеләнде. Иң яшь һәм иң өлкән, шулай ук иң үзенчәлекле транспорт чарасы һәм костюм әзерләгән бәйгечеләр дә бүләк алды. Узышчылар җиңүләрен Пхенчхан Олимпиадасында алтын медаль яулаган илебезнең хоккей командасына һәм дә Гаилә елына багышлады.

Читайте нас: