Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
17 февраль 2018, 16:20

Олысы да, кечесе дә — чаңгыда!

Русиядә 2015 елдан күңелле спорт чарасы — Кышкы спорт төрләре көне билгеләнә.

Русиядә 2015 елдан күңелле спорт чарасы — Кышкы спорт төрләре көне билгеләнә.

Быел ул 11 февральгә туры килде. Октябрьскийлылар гадәттәгечә спорт чарасыннан читтә калмады. «Спартак» спорт-савыктыру комплексында оештырылган «Русиянең чаңгы юлы-2018» бөтенрусия ярышларында төрле яшьтәге меңнән ашу кеше катнашты. Алар арасында укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар, студентлар, актив һәм спорт сөюче шәһәрдәшләр, гаиләләр бар иде.

Ярышларны төбәктә танылу алган спортчылар ачып җибәрде. Хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе И. Рамазанов белән берлектә халыкны сәламләп, уңышлар теләде. Әйткәндәй, Илдар Илһам улы үзе дә ярышта катнашып, шәһәрдәшләрне тагы да дәртләндереп җибәрде.

Иң нәни чаңгычыга нибары 4 яшь, ә иң өлкәненә — 86 яшь иде! Спорт сөючеләр арасында шәһәр спидвее легендасы Р. Гафуровның да булуы кешеләргә тагы да көч-куәт өстәде.

Һәр ярышның ахыры бүләкләүләр белән тәмамлана. «Русиянең чаңгы юлы-2018» җиңүчеләре дә билгеләнде: аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр өләшенде. Ә инде иң мөһиме — спорт чарасында катнашучылар яхшы кәеф, бетмәс-төкәнмәс илһам, онытылмас тәэссоратлар алды, саф һавада сәламәтлеген ныгытты.

Читайте нас: