Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 ноябрь 2017, 17:25

Мәйдан тоткан һәр спортчы — җиңүче

Спорт сараенда Тимур Габдуллин истәлегенә бокс буенча XIV бөтенрусия ярышлары узды.

Спорт дөньясында танылу алган якташның лаеклы тормыш сәхифәләрен искә алып үтик. Тумышы белән Тимур Уфадан. Ул 10 яшеннән әтисе — Нил Габдуллин җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнә башлый. Моның белән беррәттән Октябрьскийның 68нче һөнәри лицеенда белем ала. Күп тапкырлар Башкортстан беренчелеге җиңүчесе була, Кораллы көчләр чемпионатында бүләкле урыннар яулый. 18 яшендә Русия спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешә. Кызганычка каршы, Тимурның җиңүләргә бай, чагу гомере иртә өзелә — ул 2002 елның 23 ноябрьдә һәлак була. Дуслары, танышлары күңелендә якташ боксчы ачык карашлы, ихлас, максатчан һәм ныкышмалы булып мәңге сакланачак...
Ярышларны ачу тантанасында хакимият башлыгы урынбасары М. Черкашнев, Башкортстанның бокс федерациясе рәисе И. Рәҗәпов, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе И. Рамазанов, «Ринг» бокс буенча спорт федерациясе» урындагы оешма рәисе С. Гафуров спортчыларга уңышлар теләде. Боксчы, ике тапкыр олимпия чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Алексей Тищенко видеоязма аша сәламләү сүзләрен юллады.
Егетләр мәйданга чыгарга әзерләнгән арада Русиянең спорт мастеры, 1нче категорияле судья Руслан Заһидуллин турнир турында мәгълүмат бирде:
— Агымдагы елда ярышта 10 төбәктән 18-30 яшьлек 60 боксчы катнаша. Октябрьский данын 1нче спорт мәктәбеннән Иван Абрамов, Павел Никонов, Шамил Закиров һәм Никита Лундовских яклый. Егетләребез җанатарларга яхшы таныш: алар безне даими уңышлары белән шатландырып тора. Турнирда да югары нәтиҗәләр күрсәтерләр дип ышанабыз.
Руслан судьялык эшендә 4 ел мәшгуль. Моңарчы үзе дә бокс белән җитди шөгыльләнгән. 2013 елда Т. Габдуллин истәлегенә турнирда җиңү яулаган. Ир-егетләрне шушы спорт төре нәрсәсе белән җәлеп итә дигән сорауга ул болай җавап бирде:
— Бокс — спортның олимпия төренә керә. Мине иң тәүдә шул җәлеп итте. Бу спорт төре белән 8 яшьтән шөгыльләнәм. Беренче тренерым — Нил Габдуллин. Ул төркемдәге малайларга таләпчән тренер да, кайгыртучан әти дә булды. Нил Рәшит улы безне бар нәрсәгә дә өйрәтте: җәмәгать тормышында, урамда үз-үзеңне ничек тотарга да, спортта уңыш яуларга да. Бокс тәнне дә, җанны да чыныктыра. Тормыш авырлыкларын, үз-үзеңдәге каршылыкларны җиңәргә ярдәм итүче чара ул. Бокс ярышлары бик киеренке, мавыктыргыч була, турнир вакытында көчле тойгылар аласың.
... Менә мәйданга боксчылар чыкты. Көчергәнешле минутлар, тәүге яралар, беренче уңышлар... Октябрьскийлылар арасында тәүгеләрдән чыгыш ясаган Павел Никонов җанатарларның ышанычын аклап, көндәшен җиңүгә иреште. Аның белән әңгәмәләшеп алдык.
— Павел, кичерешләрең ничек? Беренче булып мәйдан тоту авыр булмадымы?
— Турнирның әле башы гына, шуңа күрә бу очрашу чагыштырмача җиңел үтте. Моңа яхшы физик торышта булуым да сәбәпчедер. Яңарак Грозныйда Русия чемпионатында чыгыш ясадым. Ике атна буе Дагестанда әзерлек үттек, күнекмәләр ясадык. Бу әлбәттә, физик халәткә уңай тәэсир итте.
— Бокска ничә яшьтән килдең?
— 1нче сыйныфтан. Ул вакытта гаиләбез белән Ырынбурда яши идек. 14 яшьтә Октябрьскийга күчендек. Бокс белән һәвәскәр шөгыльләнүемә инде 7 елдан ашу. Барысы 200гә якын очрашу үткәрдем.
— Тәүге җиңүең хәтердәме? Соңгы елларда ирешкән уңышларың?
— Казахстанда узган турнир иде ул. Миңа 12 яшьләр чамасы булгандыр. Соңгыларына килгәндә, быел Тольяттида үткән Идел буе федераль округы, 2016 елда РФ Кораллы көчләр чемпионатларында җиңүгә ирештем.
Бер уңайдан Павел тренерлары — Н. Габдуллин, И. Колоев һәм А. Федоровка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Читайте нас: