Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 ноябрь 2017, 17:13

Халыкара ярышларда катнашырдай спортчылар тәрбияләнә бездә

Хакимияттә оештырылган матбугат киңәшмәсендә Польшада үткән Европа беренчелегендә җиңү яулап кайткан якташларыбыз Никита Игнатьев, Анастасия Чаганова һәм аларның тренерлары Олеся Муллагалиева белән очраштык.

Никита белән Настя Европа беренчелегендә катнашу өчен юлламага спорт акробатикасы буенча башта Русия беренчелегендә, Идел буе федераль округы, халыкара ярышларда яуланган җиңүләр белән ирешә. Алар 11-16 яшьлекләр төркеме программасында катнаша.
Балаларның тренеры Олеся Маузир кызы әйтүенчә, ярты ел дәвамында программаны ныклап әзерләгәннәр, музыкасын сайлаганнар.
— Балалар да үзләренә ошаганын сайларга тырыша, — ди Олеся Муллагалиева — Әмма музыканы сайлаганда шуңа игътибар итәргә кирәк: ул озак тыңлаудан туйдыра торган булмасын (чөнки бер программа өстендә айлар буе эшләргә туры килә), йөрәкнең иң нечкә кылларын да тибрәндерә торган булсын. Моны әлбәттә, белгеч кенә эшли ала. Композицияне Волгоградта куйдык. Безнең шәһәрдә әле спортчылар белән эшли белгән хореографлар юк диярлек. Аннары аны шушы парга җайлаштырдык. Безнең спортта ярыш вакытында техника да, артистлык осталыгына да зур игътибар бирелә бит. Композиция оста сайланмаган булса, баллар түбән була.
Сүз дә юк, бездә генә түгел, теләсә кайсы илдә дә акробатика буенча көчле көндәшләр, бу спортка таләпләр каты. Бөтендөнья күләмендә чыгыш ясар өчен, шул көндәшләреңнән 2-3 тапкырга яхшырак, югарырак булырга кирәк, дип исәпли тренер. Олеся Маузир кызына бу балалар 5-6 яшьлек чакларында килгән. Башкалардан берни белән дә аерылып тормаганнар. Барысы кебек үк шук, шаян булганнар. Сәләтле балалар күп, әмма аларның барысы да спортта мондый уңышка ирешә алмый. Нинди сыйфатлар, нинди юллар ярдәм итте икән аларга.
Тренерлары билгеләвенчә, парлы чыгыш ясау өчен бер-береңне яхшы итеп тоя белергә, бер үк төрле тын алырга кирәк, арка, аяк-куллар белән бер-береңне сизү-белү таләп ителә. Гәүдә нәфислеге генә җитми, ныкышмалы хезмәт, сабыр холыклы, тырышлык, ата-аналарның ярдәме — менә шулар мөһим факторлар. Аталганнар булса, уңышка өметләнергә мөмкин дигән сүз.
Өстәп шуны әйтер идем, балаларның тормышында Олеся Маузир кызы кебек оста тренерларның очравы да мөһим әйберләрнең берсе. Балаларның күзендә өмет чаткылары уятып, аларны зур җиңүләргә кадәр илтүче кеше үзе дә алтынга тиң. Башкортстан Республикасының иң яхшы тренеры, Русиянең халык мәгарифе отличнигы, халыкара дәрәҗәдәге судья исемнәре булган тренер кул астында шөгыльләнүе Никита белән Настя өчен дә зур горурлыктыр дип саныйм. Хәзер инде алар бергәләп яңа ярышларга — Идел буе федераль округы һәм Русия күләмендә җиңү яулап, дөнья беренчелегендә катнашуга әзерләнә. Яңа сезонда спортчы акробатларыбыз спорт мастерлары программасында чыгыш ясаячак. Бу тырыш, үҗәт тренер һәм аның тәрбияләнүчеләрен алда тагы яңа җиңүләр көтсен. Уңышлар сезгә!

Читайте нас: