Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
1 ноябрь 2017, 17:31

Батыр кыз яңа үрләргә ашкына

Октябрьский — спорт сөючеләр төбәге. Спортның нинди төре белән генә шөгыльләнмиләр шәһәребездә!

Шөгыльләнеп кенә калмыйлар, югары нәтиҗәләргә дә өлгәшәләр. Әйтик акробатика, көрәш, бокс, армрестлинг, чаңгы буенча Европа һәм дөнья чемпионнары үсеп җитте. Әле күптән түгел республика матбугатында шундый хәбәр булды: Октябрьский гүзәле Аиша Гайнуллина бодифитнес буенча республика чемпионатында 2нче урын яулаган. Сөбханалла, монысы нинди спорт төре икән, нәрсәдән гыйбарәт икән ул бодифитнес дигәннәре? Шушы сораулар һәм шәхси кызыксыну Аиша Гайнуллина белән танышуыма сәбәпче булды.
Аралашу өчен бик кызыклы, һәр мәсьәләгә төпле фикере булган, көчле рухлы татар кызы булып чыкты Аиша Рафаэль кызы. Хәтта чын татар кызы дип өстәр идем. Рәхәтләнеп татар телендә сөйләшә, биш вакыт намазын укый, сүрәләрне яттан белә. Үзем дә хатын-кыз булганга күрә түгел, ә чын мәгънәсендә соклануга лаек гүзәл затларның янәшәбездә яшәвенә ихлас куандым. Аның тормыш сәхифәсеннән кайбер вакыйгалар белән танышканнан соң, гәзит укучым, син дә шундый ук фикергә килүеңә иманым камил.
Әнисе белән әтисенең сөекле кызлары дөньяга аваз салу белән, акушерка ханым кызчыкны — Аишаны кулына ала да: «Менә ичмасам батыр кыз: үзе озын буйлы, үзе тыгыз тәнле! Спортчы булыр әле!» — дип, яңа кешене каршы ала. Кемнең кем булачагы туганнан ук билгеле була, һәм иртәме-соңмы кеше барыбер шул асылына кайта, диюләре дөрестер. Гаиләләрендә берсе дә спорт белән шөгыльләнми, ә Аиша бар күңеле белән спортка тартыла. Әмма кызның теләге әнисенеке белән туры килми: кыз балага матур гәүдәле булыр өчен бию белән шөгыльләнергә кирәк дип, әнисе Аишаны бию түгәрәгенә бирә. Ә Аиша спортка тартыла, ләкин әнисенең теләгенә дә каршы килми. 10 яшьлек кызчык Ганцгорн җитәкләгән бию түгәрәгендә шөгыльләнә, матур гына уңышларга ирешә.
Өйләрендә әкренләп штанга, гантель кебек «уенчыклар» барлыкка килә. 13 яшендә шул уенчыклар ярдәмендә ул тәнен күнектерә башлый. Буш вакытларында Сталлоне, Ван Дамм, Шварценеггер катнашкан фильмнарны мөкиббән китеп карый. Фильмдагы баш геройларның матур гәүдәләренә соклана ул. Укуы да яхшы, әмма күңеле каядыр тартыла, нидер җитмәгән кебек, үзе дә аңлап бетми... Мәктәптә укый, чараларда актив катнаша, бии...
Мәктәптән соң юридик белем алган 18 яшьлек кыз социаль педагог булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта тарих, җәмәгать белеме фәннәреннән укыта. Күнегүләрне бервакытта да ташламый, даими рәвештә шөгыльләнә. Мәгариф тармагы аныкы түгеллеген аңлап, Гайнанова 2012 елда мәктәптән китәргә була. Һәм «Спорт-лига» клубына күмәк төркемнәр белән эшләүче фитнес-тренер булып урнаша. Көн дә яраткан шөгыле белән булышырга мөмкинлек тууына куанып бетәлми Аиша. Үзаллы рәвештә фитнес-йога, фит-миксны үзләштерә, яңа төркемнәр туплый.
Спорт белән җитди шөгыльләнә башлаганнан соң, тормышында нинди үзгәрешләр булды икән дип кызыксындым Аиша Рафаэль кызыннан.
— Җаным-тәнем белән спортка, күнекмәләр ясарга, матур мускулатурага гашыйкмын. Тормышымда күп нәрсә үзгәрде. Тирә-ягымдагы кешеләргә мөнәсәбәттән алып үземнең холык-фигылемә кадәр зур үзгәреш кичерде. Көчле булырга, спортта гына түгел, ә көндәлек тормышта да катгый тәртип буенча яшәргә күнектем. Спорт үзе үк кешене нык тәрбияли бит ул. Үземдә шөгыльләнүчеләргә дә таләпчәнмен, әмма алар моңа үпкәләми, чөнки ахыргы нәтиҗә әһәмиятле. Әгәр спортка хыянәт итми шөгыльләнсәгез, аның белән гадел булсагыз ягъни бар таләпләрне дә ничек кирәк шулай башкарсагыз, бернинди дә акчага сатып алалмастай бүләккә ия булырсыз: матур гәүдә, буй-сын, сәламәтлек, кызыклы танышулар, аралашу, игътибар. Минем өчен хәзер тормыш бөтенләй үзгәрде, эчтәлекле, кызыклы булды, вакыйгаларга баеды, дип әйтер идем.
Аишаның һәр минуты уйланылган: күнекмәләр үткәрә, үз өстендә эшли, дөрес туклану серләренә төшенә. Чынлап та соклануга лаек якташыбыз, уйлап кына карагыз әле: 9 яшьлек кызына сөекле әни, әти-әнисенең яраткан кызлары, төркемендә шөгыльләнгән хатын-кызларга кырыс тренер да, тугры иптәш һәм бер үк вакытта киңәш-табыш бирердәй белгеч-психолог та ул. Ә дөрес туклану буенча аны бөтенләй махсус белгеч дияргә була. Нинди генә мәгълүматка ия түгел ул! Боларның барысына да ул һичшиксез үзаллы, шәхси тырышлыгы аркасында ирешкән.
— Аиша, әйтик менә мин спорт белән шөгыльләнергә булдым ди, үзем өчен, сәламәтлек өчен, әмма кайсы спорт төрен сайларга белмим. Шундый кешеләргә сез нинди киңәш бирер идегез?
— Һәр кеше үзенә туры килгән спорт төрен табарга тиеш. Аны эзләүгә күпмедер вакыт та китәр, әлбәттә, әмма үзеңә туры килгәнне табу мөһим. Бар кеше дә бер төрле булалмый, безнең һәрберебез үзенчәлекле: кемгәдер спортның агрессив (көрәш, штанга күтәрү) төрләре, ә кемгәдер бию, аэробика килешә. Минем карашка, хатын-кызларга иң яхшысы — тренажер залында күнегүне йога белән чиратлаштыру. Йога тәннәрне яза, сыгылмалылык өсти, ә тренажер залында гәүдәгезнең формасы өстендә эшли аласыз. Икесе дә кирәк һәм әһәмиятле.
— Аиша, бүген инде сер түгел, күпләр спортка ябыгу өчен килә, үзенә күрә бер модага әверелде бу. Моның өчен туклануда ниндидер чикләүләр кертү мәҗбүриме?
— Сәламәт яшәү рәвеше өчен иң беренче таләп — дөрес туклану. Күпләр туклануга әлләни игътибар бирмичә, эчләре әйләнеп чыкканчы ашыйлар да, аннан спортзалга чабалар. Янәсе, күнекмәләр вакытында янып бетәр әле дип. Мондый мөнәсәбәт белән ерак китеп булмаячак, чөнки бер урында гына таптанып торуга тиң бу. Беренче көннән үк туклануга зур игътибар бирергә, диета сакларга кирәк. Төркемемдә шөгыльләнүчеләр өчен кемгә ничек тукланырга кирәклеген үзем төзим. Һәр кеше төрлечә, кемгәдер аксымга бай ризык, ә кемгәдер күбрәк протеиннар таләп ителә.
— Бүген син кемгә рәхмәт әйтер идең?
— Иң элек — Ходайга рәхмәтлемен, аннан әниемә, миндә рух ныклыгы, хезмәткә сөю тәрбияләгән өчен, һәрвакыт миңа ышаныч белдергәне өчен. Өлкән тренерым һәм остазым Марат Таировка шулай ук рәхмәтлемен.
— Әле үз алдыңа нинди максатлар куйдың?
— Якын арада спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә ия булу, шуннан соң бодифитнес буенча Русия күләмендәге чемпионатта катнашу.
Ниятләрең тормышка ашсын, Аиша, киләчәктә сиңа җиңүләр телибез һәм җиңүеңә ышанабыз, чөнки холкың-табигатең буенча син — куйган максатыңа ирешмичә, тынычлана торганнардан түгел.

Читайте нас: