+5 °С
Болытлы
Балалы гаиләләргә февраль ае өчен акча карталарга һәм исәпләргә 3, 5 һәм 7 мартта күчерелә, дип белдерделәр Русия Социаль фондында.
«Әгәр түләү датасы ял көненә туры килсә, акча бер көнгә алдарак күчерелә. Шуңа күрә мартта баланы яшь ярымга тиклем тәрбияләү буенча пособие 8ендә түгел, ә 7сендә түләнә, - дип ачыклык керттеләр Социаль фондта. - Әгәр пособие иртән килмәсә, кичкә кадәр көтергә кирәк».
Почта аша пособие почта бүлекчәсенең эш графигына ярашлы айның 1-25се көннәрендә килә.
Фото: Русиянең Социаль фонды