Илебездә 8 июньдә социаль хезмәткәрләр көне билгеләнә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан интернат-йорт белгечләренең бик җаваплы, кешелекле хезмәтләре турында язарга булдык.
Хәзерге вакытта учреждениедә 400 кеше исәпләнә. Һәрберсенең үз тарихы, үз язмышы дигәндәй. Бирегә килеп эләккәнче күпләре кырыс сынаулар аша узган. Әмма бүген алар һәр көнгә шатланып яшәргә өйрәнгән, фикердәшләр тапкан, күңелләренә юаныч бирүче мавыгулары да бар.
Социаль белгечләр, авыруларны, өлкәннәрне караучылар (сиделка) сүзләренчә, алар олы тормыш тәҗрибәсенә ия тәрбияләнүчеләреннән үзләре дә күп нәрсәләргә өйрәнә, сынаулар алдында
баш имәү, теге яки бу хәлдә үзеңне ничек дөрес тоту серләренә төшенә. Үз эшләрен чын күңелдән яратып, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртучанлык күрсәтеп яшәүче затларга сүз бирик.
Социаль хезмәткәр генә димәгез!
Рида Ибаева картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 2016 елдан социаль эш буенча белгеч вазыйфасын башкара.
— Күңел чакыруы буенча сайлаган һөнәр бу, — ди Рида Дәүләтша кызы. — Тәрбияләнүчеләрем янында булганда рәхәт миңа, алар яшьлек еллары, гаиләләре, эшчәнлекләре турында сөйләргә ярата. Бу хатирәләрдә моңсулык та, үткән гомерне сагыну да, хаталы адымнар ясаганга үкенү дә бар. Тормыш тәҗрибәсе белән бүлешеп кенә калмыйча, урынлы киңәшләр дә бирәләр әле.
Рида ханым үзе караган апа-абыйларның туганнары белән элемтәдә тора, сорауларына җавап бирә, хәл-әхвәлләрен сөйли, көнкүреш мәсьәләләрне хәл итә. «Төнлә яки ял көннәрендә шалтыратып, гозерләрен җиткерүчеләр дә була. Кайчагында «Туганыбызның хәле ничек, нишләптер соңгы арада телефонын алмый», дип мөрәҗәгать итәләр. Мондый вакытта барысы да тәртиптә булуы турында хәбәр итәм, мөмкинлек булганда ватсаптан видеоэлемтәгә чыгам».
Гомумән алганда, социаль хезмәткәрнең вазыйфалары бик күп. «Атнасына ике тапкыр гаризалар буенча шәһәргә чыгып, көнкүреш техникасы, дарулар, башка кирәк-яраклар алып кайтабыз, — ди әңгәмәдәшем. — Тәрбияләнүчеләргә кием-салым сайлыйбыз. Рухи халәт турында да онытмыйбыз, бергәләп концертларга, чараларга йөрибез. Интернат биләмәсендә исә шөгыльләр тагы да күбрәк. Берәүләр физик хезмәтне үз итә, бакчада, ишегалдында, бина эчендә булыша. Икенчеләр кулдан эшләнмәләр ясый, бәйли-чигә. Әйтергә кирәк, СВО зонасындагы якташларга җылы киемнәр бәйләүдә директорыбыз Зәлия Баһаутдинова, учреждение хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләр дә актив катнашты.
Минем карамакта сукырлар төркеме бар. Алар белән күнекмәләр үткәрәбез. Шулай ук шәһәрнең модель китапханәсе, сукырлар җәмгыяте белән хезмәттәшлек итәбез. Брайль системасы буенча уку алымнарын өйрәнәбез, тифлофлешплеердан текстлар тыңлап, фикер алышабыз. Һәркем үзен китап геройлары урынына куеп карый, теге яки бу ситуациядә ничек эш итәчәген күзаллый. 9 май һәм башка истәлекле даталар, туган көннәр уңаеннан бәйрәм оештырып, тәмлекәйләр белән чәй эчәбез. Боларның барысы да тәрбияләнүчеләребезгә үз-үзенә бикләнмәскә, башкалар белән аралашырга, ниндидер кызыксыну табарга, шул рәвешле тормышларын төрлеләндерергә булыша.
Хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен аерым программа каралган. Алар белән атнасына ике тапкыр очрашабыз. Хәл-әхвәлләрен белешкәч, дөнья, ил, республика һәм шәһәр хәбәрләре, һава торышы фаразлары белән таныштырып чыгам. Аннары интернеттан берәр кызыклы язма яки китапны сайлап, шуны укыйм. Гәзит-журналлар да алып киләм, яраткан басмаларын беренче битеннән азагына кадәр укып чыгам. «Менә бу урынын калдыра күрмә, укы әле», — дип бер генә макәләне дә күз уңыннан читкә җибәрмиләр.
Курчак терапиясе турында да әйтеп үтәсем килә. Бу уен барышында апалар курчакларны киендерәләр, бишек җыры көйләп йоклаталар, үз балаларын үстергән чакларны искә төшереп, хатирәләр белән бүлешәләр. «Бәби»ләре аларга шундый якынга әйләнә, хәтта саф һавада йөргәндә «кызым»ны әйбәтләп төр, өши күрмәсен, дип әниләрчә хәстәрлек күрсәтәләр.
Интернатта яшәүчеләрнең физик торышын яхшырту максатыннан директор тәкъдиме белән сәламәтлек сукмагы эшләдек. Балалар церебраль параличына дучар булганнар, аяклары авыртучылар өчен аеруча файдалы ул. Олылар да аны үз итте, чөнки ком-таш, чыршы ылысы һәм күркәләре, бүрәнә, агач төпләреннән ясалган сукмак мускуллардагы киеренкелекне киметә, аяк табаннарын массажлый».
Рида ханымнан гомерлек һөнәре итеп нигә нәкъ шушы белгечлекне сайлавы турында сорыйм. «Туймазыда юридик белем үзләштергән чорда Шаран районының халыкны социаль яклау идарәсендә практика үтәргә туры килде, — дип сөйли әңгәмәдәшем. — Кешеләргә ярдәм итү, игелек эшләү миңа бик ошады. Башкаларга файда китерә алуыма бәхетле идем. Кайбер танышларым: «Ничек син әби-бабайлар белән эшли аласың?» дип гаҗәпләнеп сорыйлар иде. Мондыйларга җавабым: картлык һәрберебезне көтә, авыру-хасталар да читләтеп үтми, шуңа күрә бер-беребезгә ихтирамлы, мәрхәмәтле булу кирәк. Социаль өлкәгә тартылуым мине Уфадагы Русия дәүләт социаль университетына китерде. Югары уку йортын читтән торып тәмамлап, социаль хезмәткәр белгечлегенә ия булдым. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Бодрость» шифаханәсендә, медсанчастьтә хезмәт куйдым, 2016 елдан исә интернат-йортта эшлим.
Яңа гына эшли башлаган чорда, әлбәттә, борчылу, дулкылану булды. Чөнки безгә йорт-өйсез сукбайлар, исерткеч-наркотик тәэсиренә бирелгәннәр, гомумән, катлаулы язмышлы кешеләр белән эшләргә туры килә. Курку белән берлектә кызыксыну хисе дә бар иде. Ни өчен бу кешеләр мондый хәлгә дучар булган, аларга ничек ярдәм итәргә? Әлбәттә, барысы белән дә уртак тел табу җиңелдән түгел, чөнки холыклары да, тормышка карашлары да төрлечә. Берсенә йомшаграк мөгамәлә кирәксә, икенчесенә катырак тору зарур. Сабырлык, түземлек тә сорала. Ниндидер авыру яки өлкән яшькә бәйле үзенчәлекләр аркасында кайберләренә бер үк әйберне берничә тапкыр аңлатырга туры килә. Мондый кешеләрне сабыйларга тиңлиләр. Әмма баланы көйләп-җайлап була. Ә менә олы кешенең үз туксаны туксан, янәсе, мин инде тормышны күргән, үземә нәрсә кирәклеген яхшы беләм».
Һәр тәрбияләнүченең тарихын күңеле аша үткәргән, аның өчен борчылган социаль хезмәткәр көндәлек киеренкелектән ничек арына икән? «Ял вакытларын гаиләм белән үткәрергә тырышам, бергәләп велосипедта йөрибез, паркка һава суларга чыгабыз. Әйләнә-тирәдәге матур күренешләргә, табигатькә хозурланып, кошлар сайравын тыңлап, якыннарым белән аралашып күңелгә ял алам. Ирем белән ике балабызны тәрбиялибез, берсе мәктәптә, икенчесе техникумда укый. Гаиләм эшемә аңлап карый, иртәнге алтыдан шалтыратулар башланганга күнегеп беттеләр инде. Тәрбияләнүчеләрем арасында эшкә барганда, юл уңаеннан кибеткә кереп, берәр нәрсә алып чыгуымны сораучылар була. Ә бит кибетләр тугыз-унсыз ачылмый... Тормыш иптәшем баштагы мәлләрдә бераз канәгатьсезлек белдерә иде, аннары инде эндәшми башлады. Әлеге вакытта ул махсус хәрби операция зонасында рота старшинасы булып хезмәт итә, аның өчен дә ут йотып яшим. Өстәвенә, әти-әнине карарга кирәк. Әтием 1нче төркем инвалид, ул йөрми…».
Йөзен ягымлы елмаю яктырткан, нәфис-сөйкемле ханымга карап сокланып куйдым. Аңардагы рухи көч-куәт, сабырлык, чыдамлыкка хушың китәрлек. Нечкә генә иңнәрендә үз гаиләсе, якын кешеләре турындагы хәстәрлектән тыш интернатта гомер итүчеләрнең язмышы өчен кайгытучанлыкны да күтәрә бит ул!
Әңгәмәбез ахырында Рида Дәүләтша кызы картлар һәм инвалидлар йорты директоры Зәлия Баһаутдиновага рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Коллективта һәрчак Зәлия Нәкый кызының теләктәшлеген тоябыз, эштә генә түгел, шәхсән тормышта да файдалы булган киңәшләр бирә ул», — диде.
«Мин — төнге директор»
Фирүзә Сәгъдиева интернат-йортта тугызынчы ел сиделка булып эшли.
Тумышы белән ул Дагыстаннан, шунда техникум тәмамлаган. Совет чорында билгеләнеш буенча Татарстанга эшкә юлланган. Биредә татар егетенә кияүгә чыгып, гаилә тормышы корып җибәргән.
«Учреждениегә эш эзләп килгәч, мине беренче булып өлкән шәфкать туташы Вәсилә Шамил кызы каршы алды, — дип социаль учреждение белән танышу тарихын бәянли Фирүзә Абдулҗәлил кызы. — Аның ихлас елмаюы, яхшы сүзләре мине канатландырып җибәрде. Шундый игелекле кешеләр эшләгән җиргә туры килүемә бик шатландым. Медосмотрны ике сәгать эчендә үтеп, төнгелеккә стажировкага килеп җиттем. Икенче көнне көндезге сменага да калырга теләк белдердем, чөнки тизрәк барысын да өйрәнәсем, беләсем килде. Коллектив бик әйбәт, җитәкчебез дә һәрчак хәлгә керергә, ярдәм итәргә әзер. Психологик яктан киеренкелек зур, әлбәттә. Безнең бүлектә генә дә 70 кеше. Төрле холыклы, элекке тормышындагы гадәтләреннән аерыла алмаганнар бар. Ә безгә аларны бердәм коллектив итеп тупларга кирәк. Эшебез физик көч тә таләп итә. Бүлектә үз-үзен карый алырлык хәлдәгеләр яшәсә дә, еш кына сиделка ярдәме кирәк. Авырып торганга күрә, ашханәгә бара алмаучылар да була. Аларны үзебез ашатабыз. Без тәрбияләнүчеләребез турында барысын да беләбез, мәсәлән, берсе карабодай боткасын яратмый, аңа салат, ит кисәге куябыз, икенчесенә шулпаны куерак яки сыеграк итәсе, өченчесенә яшел төстәге күлмәк ошый, дүртенчесенә кесәле кием генә кирәк… Беренче вакытларда боларның барысын да хәтердә калдырып булмый, шуңа күрә кәгазьгә язып бара идем.
Арада инсульт кебек халәттән соң начар сөйләшүчеләр бар, аларны инде без ым-ишарәләрдән аңлыйбыз. Беренче ярдәмне дә күрсәтә белергә тиешбез. Авырулар күп, я берсенең хәле начарлана, я икенчесе чирләп китә. Катлаулыкларны алдан күрергә, кисәтергә тырышабыз».
Фирүзә ханым гадәти эш көненең ничек үтүен сөйләде. «Бүген иртән сменаны кабул иткәч, иң башта урын-җир әйберләрен алыштырдык. Бу гамәл атна саен башкарыла. Төшке ашка кадәр генераль җыештыру, гигиена гамәлләре үткәрелә. Өлкән шәфкать туташлары барысын да тикшереп тора. Сәгать унбердә гимнастика эшлибез. Төшкелекне ашагач көндәлек эшләр белән шөгыльләнәбез, кемгә ярдәм кирәк, булышабыз, өсләрен алыштырабыз, юындырабыз. Кич тагын бүлмә-коридорларны, бәдрәф-юынгычларны җыештырабыз».
Гомумән алганда, сиделкалар тәүлек әйләнәсенә эш белән мәшгуль. Көндәлек эшләрдән тыш, тәрбияләнүчеләргә төрле мәсьәләләрне хәл итәргә булышалар. «Үзара бәхәсләшеп китүчеләр дә була, — ди әңгәмәдәшем. — Берсенә күршесенең төнлә гырылдавы ошамый, икенчесе еш тышка чыга. Мондый очраклар булмасын өчен, холык-фигыльләре буенча туры килгәннәрне бер бүлмәдә урнаштырырга тырышабыз. Кызык хәлләр дә була. Бервакыт бер ир-атны төнлә тавышланып йөргәнгә шелтәләгәч, син кем соң әле ул кадәр, дип ризасызлык белдерде. Мин — төнге директор, башкаларның тынычлыгын кайгыртам, дип җавапладым».
Интернат җитәкчелеге хезмәткәрләрнең белемен даими үстерүне хәстәрли. Бу максаттан белгечләр килеп, аларны укыта, гамәли күнекмәләр үткәрә. Дәресләр барышында тәрбияләнүчеләр белән ничек дөрес мөгамәлә төзү, памперслар алыштырудан алып ашатуга кадәр өйрәтәләр. Беренче ярдәм күрсәтү, хәвефсезлек техникасы буенча да укулар оештырыла.
… Фирүзә Абдулҗәлил кызының урысча яхшы сөйләшүенә игътибар иттем. «Мин әле татарча да беләм, — диде ул елмаеп. — Башкалар аңламаса, тәрҗемә ясыйм. Балаларыбыз да ике телне белә».
Әңгәмәдәшем социаль учреждениедәге җаваплы хезмәтеннән тыш өендә якыннарын — ирен һәм ике улын карап-тәрбияләп тора. «Кайчагында гаиләдә дә эштәге командир сыйфатлары күренеп кала, бу вакытта хәләлем мин синең тәрбияләнүчең түгел, дип шелтәли. Шулай ук ул эштәге уй-хисләрне өйгә алып кайтмавымны сорый, тынычлап ял ит, ди. Әмма еш кына бу турыда онытыла, чөнки тәрбияләнүчеләребез инде шундый якынга әйләнгән, алар турындагы уйлар баштан чыкмый. Бервакыт бер ир-атны авыр хәлдә ашыгыч ярдәм белән озаттык. Сменадан соң өйдә ике тәүлек буе аның хәле ничек икән дип уйлап йөрдем. Эшкә чыккач та беренче соравым шул хакта булды. Шөкер, ул тәртиптә булып чыкты. Әйтергә кирәк, коллективта барыбыз да шулай, үзебезнең карамактагы кешеләр өчен җаваплылык, кайгыртучанлык хисе күңелдән бер дә китми. Директорыбыз сүзләренчә, картлар һәм инвалидлар йортында көчле ихтыярлы, һәркем белән уртак тел табарга сәләтле һәм игелекле кешеләр генә эшли ала».
Әйе, эшкә вазыйфаи бурыч итеп кенә караучыларга, тиешле сәгатьне үткәреп, тыныч күңел белән өенә кайтып китүчеләргә бу тормышта күпкә җиңел. Алар кичерешләргә дучар түгел. Ә менә Фирүзә ханым алай итә алмый, ул һәр тәрбияләнүчесен ихластан кайгырта. Әңгәмәдәшем картлар йортында яшәүчеләрнең ни өчен шундый язмышка дучар булуы турында еш уйлана: «Күбесенең балалары, туганнары бар. Ни өчен соң алар бирегә эләккән? Бер очрак һаман күз алдында тора. Олы яшьтәге абыйны китерделәр. Улы өен сатып җибәргән. Нигә аңа соңгы көннәрен шунда яшәп бетерергә бирмәгәннәр, әтиләренә сыеныр почмак табылмады микәнни? Икенче яктан карасаң, көчле авырулы, хәтерен югалткан кеше өчен бәлки интернатта уңайлырактыр да. Чөнки ул һәрчак квалификацияле белгечләр күзәтүе астында. Моннан тыш, биредә язмышлары охшаш кешеләр яши, алар арасында ул үз кеше, аны аңлыйлар, хәленә керәләр…».
Күңелсезләнергә вакытлары юк!
Рида һәм Фирүзә ханымнар белән әңгәмәләшкән арада яныбызга интернатта яшәүче апа-абыйлар килеп, берәүләре рәхәтләнеп фотога төште, икенчеләре үз фикерләре белән бүлеште.
— Мин тумышым белән Дүртөйле районыннан, — дип сөйли Ильяс ага. — 1951 елгымын, әмма мине берәү дә карт дими, 55не генә бирәләр! Интернатта миңа ошый, ашаталар, киендерәләр. Менә әле кичә генә өр-яңа күлмәк алып бирделәр. Хәзер бөтенләй егет кебек булдым!
Гөлниса Урал кызы Күгәрчен районыннан, интернатта инде 37 ел яши. «Әнием исән булса, мин монда эләкмәс тә идем, — ди әңгәмәдәшем. — Үги әни яла ягып, бик авыр хәлләр кичердем. Шуңа күрә өйгә кайтып йөрисем дә килми. Абыйлар яңарак килеп хәлне белеп киттеләр. Интернатта үземә ошаган күп шөгыльләр таптым. Ашханәдә эшләүчеләргә ярдәм итәм, бәрәңгесен әрчим, табак-савыт юам, бу үземне өйдә кебек хис итәргә булыша. Ял вакытларын хатын-кызлар клубында үткәрәм, анда бәйрәмнәрне билгелибез, сөйләшеп утырабыз.
— Хезмәткәрләр безгә шөгыльләр табып тора, күңелсезләнеп, авыру, үлем турында уйланып утырырга вакытыбыз юк, — дип сүзгә кушыла үзен Катя дип таныштырган әбекәй. — Мин биредә иң өлкәне — 85 яшьтәмен. Элек кул эшләре белән мавыга идем, соңгы вакытта күзләрем начар күрә башлау сәбәпле бәйләүдән баш тартырга туры килде.
Виктор Анатольевич безне үзе яшәгән бүлмәгә чакырды. Ишектән кергәч тә күземә тәрәзә төбенә, идәнгә, җиһазлар өстенә тезелгән матур гөлләр чалынды. Аларны Виктор ага үзе карап-тәрбияләп тора икән. «Быел миңа 70 яшь тула. Интернатта 8 елга якын яшим. Тормыш юлында күп хилафлыклар булды, шуңа күрә биредәге тәртипкә авыр ияләштем. Рәхмәт кызларга, нәкъ алар гөлләргә мәхәббәт уятты. Бер көнне чүлмәк белән үсенте кертеп куйдылар. Ярар, күңелләре булсын, дип, аны урыныннан кузгатмадым, суын да сиптем. Үзем дә сизмәстән, бу эш белән мавыгып киттем. Гөлләр дә бит тере җан ияләре, алар безне аңлыйдыр кебек, без генә ул үсемлекләр телен белмибез... Сезгә бер кызыклы тарихны сөйләп үтәсем килә. Менә бу гөлне күрәсезме? Ул ике зәгыйфь кенә тамырдан үскән. Аларны бер чүлмәккә утыртсам да, киләчәктә бер-берсенә комачаулаячакларын аңлагандай, икесе ике якка каерылып үсте. Ничек шушы күренештән соң үсемлекләрдә акыл юк диясең!?
… Интернат-йортта яшәүчеләрнең тормышын якты бизәкләр белән нурландыручы, аларга җылы мохит тудыручы һөнәр ияләрен — социаль хезмәткәрләрне матур бәйрәмнәре белән котлап, игелекле эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп калабыз!
Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары