Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
25 гыйнвар 2023, 16:20

Ана капиталы күләме билгеле булды

Беренче балага ана капиталы күләме 2023 елның 1 февраленнән 587 мең сумга якын, икенчесенә 775,6 мең сум тирәсе булачак. Бу хакта 19 гыйнварда РФ Финанс министрлыгының рәсми сайты хәбәр итте.

Ана капиталы күләме билгеле булды
Ана капиталы күләме билгеле булды

2023 елның 1 февраленнән социаль түләүләрне 11,9 процентка индексацияләүгә чыгымнар 152,4 млрд сум тәшкил итәчәк. Индексация халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең 40тан артык чарасына, шул исәптән бала карау буенча айлык пособиегә, инвалидларга, ветераннарга һәм чернобыльчеләргә айлык түләүләргә, иминият түләүләренә кагыла, диелә ведомство сайтында.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: