Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
6 декабрь 2022, 14:15

Радий Хабировтан Яңа ел бүләге

Башкортстан Башлыгы мобилизацияләнүчеләр һем аларның гаиләләренә ярдәм итүнең япа чарасын игълан итте.  

Радий Хабировтан Яңа ел бүләге
Радий Хабировтан Яңа ел бүләге

Ул барлык мобилизацияләнүчеләргә, аларның хатыннарына, балигъ булмаганнарга, шулай ук урта һәм югары уку йортларының көндезге бүлегендә белем алучы 23 яшькә кадәрге балаларга 20шәр мең сум акча түләү турындагы боерыкка кул куйды.

Әлеге категориягә мобизацияләнүчеләрнең әти-әниләре керми. Хәрби операциягә чакыртылган ир-атның хатыны рәсми рәвештә никахта булырга тиеш. Хатын ирдән аерылган булса, акча бирелми. Ә балаларына, туу турындагы таныклыкта әтиләре язылган булса, түләү карала. Әгәр мобилизацияләнгән кешенең ата булуы расланган һәм балалар опекага алынмаган булса, түләүне шулай ук алырга мөмкин.

Гражданның түләүгә хокукы 5 декабрьгә булган мәгълүматлага карап билгеләнә. Әгәр балага иртәгә 23 яшь тулса, ләкин ул 5 декабрьдә түләргә хокуклы булса, аңа бу түләү карала. Боерыкта гаиләләр Башкортстан Республикасы территориясендә яшәргә тиеш дип билгеләнгән – моны да исәпкә алырга кирәк.

Хәбиров билгеләгән акчаларны ничек алырга? Дәгъва итүчеләргә Күпфункцияле үзәкләргә, социаль яклау филиалына мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк. Акча 26 декабрьгә кадәр киләчәк. Артык күп документлар пакеты тапшыру таләп ителми. Бары тик гариза, хәрби комиссариаттан белешмә, шулай ук баланың башка төбәктә укуы турында белешмә генә кирәк. Калган мәгълүматлар башка ведомстволардан соралачак.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: