Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
6 декабрь 2022, 13:56

Хәрби операциядә катнашучыларга – салымсыз матди ярдәм

Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларны НДФЛ түләүдән азат итте.  

Хәрби операциядә катнашучыларга – салымсыз матди ярдәм
Хәрби операциядә катнашучыларга – салымсыз матди ярдәм

Русия Президенты Украинадагы хәрби операциядә катнашучыларга түләүләр физик затлар табышына салымнан һәм иминият взносларыннан азат ителү турындагы законга кул куйды. ФЗга сылтама: vk.cc/ciTfkp

Хокукый мәгълүмат порталында басылган документ нигезендә, НДФЛдан һәм иминият взносларыннан мобилизацияләнгән кешеләр генә түгел, хәрби операциядә катнашучы үзиреклеләр һәм хәрби хезмәткәрләр-контрактчылар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары да азат ителә.

Салым 2022 елның 1 гыйнварыннан башлап түләнгән матди ярдәмнән алынмаячак.

Моннан тыш, хәрби хезмәткәр һәлак булган яки I төркем инвалидлык алган очракта, кредит яки займ килешүе буенча йөкләмәне туктату сәбәпле алынган керемнәрне дә салымнан азат итү каралган.

Салымнардан Донецк һәм Луганск халык республикаларына, Херсон яки Запорожск өлкәләренә инфраструктура объектларын торгызу өчен командировкага җибәрелә торган хезмәткәрләргә чыгымнарны каплау өчен тәләүләр салымнан азат ителә.

Хәрби операциядә катнашучылар өчен акчалата түләү 195 мең сум тәшкил итә. Бу сумма хәрби звание буенча оклад, вазыйфалар, хезмәтләр һәм ай саен 158 мең сум күләмендә социаль түләүдән тора. Социаль түләү НДФЛдан азат ителә, калган сумма – юк.

 

#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: