Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
19 октябрь 2022, 17:01

«Хәлең ничек?» диеп сорар өчен кеше кирәк әле кешегә…

Мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына психологик ярдәм күрсәтелә.  

«Хәлең ничек?» диеп сорар өчен кеше кирәк әле кешегә…
«Хәлең ничек?» диеп сорар өчен кеше кирәк әле кешегә…

Агымдагы ел күп кенә гаиләләр өчен җитди сынаулар чоры булды.

21 сентябрьдә Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителүе меңнәрчә кешеләрнең тормышына тәэсир итте. Ир-егетләр хәрби хезмәткә чакырыла башлагач, ярдәм-теләктәшлек эзләп, белгечләргә мөрәҗәгать итүләр артты. Уллары, ирләре мобилизацияләнгән әниләр, хатыннарга аеруча авыр. Күпләр көчле стресс, өметсезлек, депрессия халәтен кичерә, бу хәлләрне күңеле белән кабул итә алмаучылар да шактый. Түгәрәк тормышта яшәгән, әти-әниләре эштән, балалары садик-мәктәптән кайткач гөрләп торган гаиләләргә бүген моңсулык иңгән, күңелләр билгесезлектән, алда ни буласын белмәүдән гаҗизләнә…

Шундый катлаулы вакытта тормыш дилбегәсе үз кулларына гына калган гүзәл затларга ничек авыр уйлардан арынырга һәм барысы да яхшы булачагына өмет-ышанычны югалтмаска соң? Бу максаттан гаиләләргә булышлык итүче иреклеләр штабы, хәйрия оешмалары, психологлар командалары эшчәнлеге җәелдерелде. Шәһәребездә дә бар алар. Мобилизация чорында «Игелек бүләк ит» («Дари Добро») автономлы коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Алина Рамильевна Быстрова тәкъдиме белән төбәктә «Игелек бүләк ит» хәйрия чарасы башлангыч алды. Әлеге проект ирләре, уллары, әтиләре, абый-энеләре хәрби хезмәткә юлланган кешеләр үзләрен яңа чынбарлыкта ялгыз итеп тоймасын, белгеч киңәшләре алсын өчен уңайлы мохит тудыру максатын күзаллый. Чараны тормышка ашыру кысаларында волонтер-психологлар берләшмәсе булдырылган. Беренче очрашуда һөнәри психолог Резеда Хәбибуллина, коучлар — Лариса Грибова, Нәргизә һәм психолог-практик, дипломлы белгеч Динара Пашкова (Dinara Sova) катнашкан.

Динара Пашкова социаль өлкәдә психология институтын тәмамлаган, шулай ук икътисади белеме бар. Ул «Игелек бүләк ит» проектының әһәмияте һәм аның беренче тапкыр ничек үтүе турында сөйләде.

— Белгечләр тәҗрибәсендә күп булган мондый чараларның (терактлар корбаннары, Чечня, Әфган сугышларыннан кайткан ир-егетләр белән очрашу һ. б.) әһәмияте бик зур. Охшаш шартларга эләккән кешеләрне берләштерү идеясе яхшы терапевтик нәтиҗә бирә, — ди психолог. — Тәү чиратта ул депрессиядән чыгарга булыша.

«Кешегә кеше кирәк», дигән сүзләрне куллану урынлы булачак. Ягъни, кемдер авыр хәлгә тарып, психологик травма яки зур тетрәнү кичергәндә аңа теләктәшлек мохите тудыру зарур. Кеше проблемалары белән ялгыз калырга, үз-үзенә бикләнергә тиеш түгел!

— Алинага шундый мөһим проектларга башлангыч салганы өчен бик рәхмәтлемен, — дип сүзен дәвам итә Динара. — Бер ел элек ул «Игелек бүләк ит» фондын булдырды. Бүген анда берничә юнәлештә эшчәнлек алып барыла. Гаиләләр өчен социаль проектлар оештырыла, «РИО» сәүдә үзәгендә кием-салым, башка кирәк-яракларны җыю пункты ачылган. Ә инде мобилизация башлангач, теләктәшлек очрашулары үткәрү нияте туган. Өч бала тәрбияләүче Алина үзе дә хәрби хәрәкәтләр ветераны хатыны, тормыш иптәше Чечня сугышында катнашкан. Шуңа күрә аңа бу тема аеруча якын. Проект кысаларындагы беренче очрашуга төрле яшьтәге шәһәрдәшләр килде. 30-40 яшьләрдәге бик ягымлы, зифа буйлы өч сабый анасы составында глютен булмаган тәм-томнар алып килгән иде. Ире мобилизацияләнгән ханымның җылылык, ихлас кайгыртучанлык тулы чыгышын тәэсирләнеп тыңладым. Бу мизгелләрдә биредә җыелган хатын-кызларны берләштергән өмет-ышанычны да, якыннары өчен тирән борчылу хисләрен дә тойгандай булдым.

Яше алтмыштан өстә булган ханым хәрби хезмәткә улын озатуын сөйләде. Егерме яшьләрдәге сылукайның никахлашырга тиешле егете мобилизациягә эләккән. Ул аңа дөнья хәлен белеп булмый, теләгең булмаса, мине көтмәсәң дә була, дигән. Әлбәттә, мондый сүзләрне ишетүе бик авыр. Бу очракта ниндидер бер яклы киңәш бирү дә урынсыз. Чөнки моны һәркем үзе, йөрәге кушуы буенча хәл итәргә тиеш. Әлеге туташ әңгәмәгә артык кушылып бармады, чара дәвамында аның күзләрендә яше кипмәде, шул рәвешле булса да күңелен бушатты. Аның очрашуга килүе — шушы халәттән чыгуга беренче адым ул. Ирен хезмәткә озаткан Наталья исемле хатын үзләренең инде әби-бабай булырга да өлгерүен әйтеп үтте. Төшенкелеккә бирелүдән аны оныклары белән аралашу һәм дин юлына басу коткарган. Бүген ул догалар, дини китаплар укый, шул рәвешле күңеленә юаныч, сорауларына җавап таба. Бу хатыннарның барысын да бер нәрсә — якыннары өчен хафалану хисе берләштерә. Берсе улының мобилизация вакытында чирләп китүен борчылып бәян итә, нишләргә дә белмим, ди. Икенчесе иренең авырлыклар турында сөйләмәскә тырышуын, киресенчә, салкын тию җитди проблема түгел, дип туганнарын тынычландырырга тырышуын билгели. Соңгы очрак хатын һәм ир ягыннан да сабырлык, ныклык күрсәтү үрнәге буларак күзаллана. Мондый мисаллар башкаларны да көчле булырга өйрәтә. Бүген безгә электән килгән генетик хәтерне дөрес куллану, артык хискә бирелеп, мин монда синнән башка ничек яшәрмен, дип күз суларын агызып утыру урынына борынгы викинг хатын-кызлар кебек  ирләребезгә чын терәк-таяныч булырга өйрәнү мөһим. Көчле затларга болай да җиңел түгел, хәлне тагы да катлауландыру кирәкми.

Дагстанда егетләрне хәрби хезмәткә озатучы бер имамның фикере истә калган. «Сезне хезмәткә Ватан чакырды. Бүген биредә сау-сәламәт, көчле рухлы кешеләр җыелган, сез шундый ук халәттә әйләнеп кайтырсыз, дип ышанам», — диде ул.

Аталары мобилизацияләнгән гаиләләрдә балаларның рухи халәте турында да онытмау зарур. Чөнки якын кешеләрнең кичерешләренә алар бик сизгер. Гаиләдәге тотрыклылыкның бозылуын, элек һәрчак көчле, ярдәмгә әзер булган әниләрнең югалып калуын күрү аларга авыр тәэсир итә. Аеруча 12 яшьтән олырак балалар өчен куркыныч бу. Шуңа күрә дә теләктәшлек очрашуларына аларны да чакырабыз. Волонтерыбыз Алия, химая ярдәме буларак, малай-кызлар өчен студиядә мастер-класслар оештыра. Балаларга гаилә башлыгының хезмәткә алынуын гади сүзләр белән аңлатырга кирәк. Мәсәлән, әтиебез көчле, тәвәккәл, хәрби осталыкка ия, шуңа аны сайлаганнар, ул ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышачак, дияргә. Бу алым 5 яшь һәм өлкәнрәк балалар белән сөйләшүдә кулланыла. Ә инде кечерәкләргә әкият рәвешендә җиткерергә мөмкин.

Күпләрнең күңеленә, ни өчен соң XXI гасырда безнең белән шундый хәл булды, дигән сорау да килмичә калмыйдыр. Бу сынауның матди байлыкларга табынудан туктау өчен бирелгән булуы мөмкин дип тә фаразлыйм.

Соңгы вакытта без матди якны күбрәк кайгырттык. Һәр гаилә саен дигәндәй икешәр машина, заманча җиһазланган фатирлар. Әмма без һаман дөнья куабыз, ремонт эшлибез, ипотека алабыз… Хәзер исә без якын кешеләребез янда булсын өчен теләсә нинди байлыкларны да бирергә әзер.

 Бу уңайдан очрашуда катнашкан өч балалы әнинең сүзләрен мисал итеп китерәсем килә. «Мин җәй буе икенче машина алыйк дип, тормыш иптәшемнең «колак итен ашадым». Бүген ике машинабыз бар, әмма алар инде шатлык китерми. Чөнки ирем яныбызда түгел…».

«Исән калганнар синдромы» дигән төшенчә турында да сөйләп үтәсем килә. Бүген моңа бәйле очракларга тап булабыз. Мәсәлән, дүрт балалы гаиләдә ата кеше ни сәбәпледер мобилизациягә эләккән. Хәрби җыенга килгәч, син күпбалалы булгач, кайтып китә аласың, дигәннәр. Ул исә мин хәзер кайтып китсәм монда калган егетләр каршында гаеп хисе тоячакмын, дип уйлана. Нәтиҗәдә, хатыны белән киңәшләшеп, калырга карар кыла. Бу очракта да әлеге синдром үз ролен уйный.

Хатыннар арасында нигә минем ирем (улым) мобилизацияләнде, ә күршенеке (хезмәттәшнеке һ. б.) өйдә калды, диючеләр дә очрый. Кемнәрдер концерт-чараларга да йөрергә читенсенә башлый. Янәсе шундый вакытта нинди күңел ачу инде ул?! Шул ук вакытта кайберәүләрнең, киресенчә, якыннары мобилизацияләнгән хезмәттәшләре алдында ире белән кафе-рестораннарга йөрүе турында туктаусыз сөйләп торуы да урынсыз. Мондый күренешләр арытаба җәмгыять бүленешенә китерергә мөмкин. Без исә моны кисәтү, тотрыклылык биләмәсе тудыру максатыннан чыгып эш итәбез. Негатив тәэсирләр китерүче бихисап чатларда утыру, куркыныч хәбәрләр уку, бер-береңә шелтәле сүзләр юллау урынына бу күпкә яхшырак.

Әгәр кемгәдер төркемдә эшләү бик уңайлы түгел икән, ул экспертларның берсе белән шәхсән очрашып яки телефон аша гына да аралашып, күңел түрендәге борчылуларын бүлешә, киңәш-ярдәм алала. Мисалга, бер хатын сәламәтлегендә проблемалар булуы сәбәпле очрашуга килә алмады. Ул минем телефонга хәбәр юллады. Үз чиратымда мин аңа тавышлы смс аша җавап кайтардым. Соңрак аңардан сезгә бик рәхмәтлемен, хәлем күпкә җиңеләйде, хәзер дәваханәгә барып, капельница куйдырам, аннары улым белән саф һавада йөриячәкбез, дигән кайтаваз килде. Кайчагында тормыш ямен кайтарырга гади генә җылы сүз дә җитә шул. Хатын-кызларга өметне өзмәгез, диясем килә. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә, бүген һәм хәзер яшәү зарур.

Йөрәк җылысын бүлешик...

«Игелек бүләк ит» проекты кысаларындагы беренче очрашу танышу рәвешендә үткәрелсә, чираттагыларында исә нейрографика кебек алымнар да кертелә. Моны Шашин урамы, 8нче йорт бинасында урнашкан студиядә (аны рәссам Алия Латыпова биреп торган) оештырылган чарада шәхсән катнашып, үз күзләрем белән күрә алдым. Башта укучыларны волонтерлар белән таныштырып үтәм. Гештальт-терапия, уен терапиясе, арт-терапия, психосоматика юнәлешендә эшләүче Резеда Хәбибуллина фонд белән инде бер ел дәвамында хезмәттәшлек итә, кешеләргә психологик ярдәм күрсәтә. Резеда ханым күп кенә гаиләләрдә тотрыклылыкны саклап калуга ирешкән, аерылышуга кадәр җиткәннәргә дә ярдәме тигән аның. Гөлназ Әгълетдинова — хатын-кызлар коучы, МАК-терапевт, арт-терапевт, трансформация уеннары алып баручысы, шулай ук бу өлкәдә остаз буларак та билгеле. Волонтер-психологлар уен формасында хатын-кызларны эчке куркулар һәм ресурслар, шулай ук рәсемнәрдәге ассоциацияләр белән эшләүгә җәлеп итте, бу уңайдан метафорик кәртләр кулланылды. Катнашучылар үз тарихларын бәян итеп, бүгенге авыр халәттән чыгу юлын бергәләп эзләде. Светлана интернетта очраклы рәвештә генә фонд телефонына юлыккан. Беренче очрашудан бик илһамланып кайткач, үз-үзенә киләсе чараларда да мотлак катнашачакмын, дип сүз биргән. Дүрт бала анасы (иң олысына 28 яшь, балигъ булмаганнары 10, 12 һәм 14 яшьлек) бу юлы үзе белән кече улын да алып килгән. «Әтиләренең мобилизацияләнү хәбәре олы улыбызга аеруча көчле тәэсир итте, — ди Светлана. — Чөнки ул инде күп нәрсәне аңлый-белә. Барысы да күз ачып йомганчы тиз булды. Ирем якшәмбе повестка алды, сишәмбе инде аны юлга озаттык. Өч балалы әтиләргә хезмәттән кичектереп тору турындагы закон һаман да гамәлгә керми. Ирем бүген Саратовта хәрби җыен урынында, утыз егетне әлегә анда калдырып торганнар, хәзер инде уңай хәбәр көтәбез».

Наталья исемле ханым Алина Быстрова белән бер ел элек танышкан. Фонд проектларында волонтер буларак катнашканы бар. Бүген инде аның үзенә ярдәм кирәк, чөнки ире мобилизацияләнүчеләр арасында.

— «Игелек бүләк ит» чарасында мин үземә кирәкле теләктәшлекне таптым, — ди Наталья. — Баштагы мәлләрдә биләп алган курку, өметсезлек, ялгызлык хисләре җуела башлады. Чарага килгән башка ханымнарны тыңлагач, аларның кайберсенең хәле минекеннән дә авыррак булуын аңладым. Улы мобилизацияләнгән өлкән яшьтәге апаның сөйләгәннәре аеруча күңелгә кереп калды. Аның сагыш тулы карашы, көчле хисләреннән хәтта куллары калтыранып торуы әле дә күз алдымда… Чараны оештыручыларга, волонтер-психологларга бик рәхмәтлемен. Бу очрашу миңа уй-фикерләрне тәртипкә салырга булышты.

Резеданың бер ел элек ковидтан ире үлеп киткән. «Вакыт дәвалый, диләр, — ди шәһәрдәш. — Бүген мин үземне тулысынча эшкә, ун яшьлек балабызны тәрбияләүгә багышладым. Шул рәвешле авыр уйлардан арынып торырга телим. Кызганычка каршы, бу җиңел түгел. Югалту ачысы кимеми. Чарага шулай ук теләктәшлек эзләп килдем». Резеда ханымга, төркемдә эшләүдән тыш, психолог белән шәхсән очрашуга килү тәкъдим ителде.

Света исемле ханымның бер ел элек тормыш иптәше вафат булган, ә хәзер улы мобилизациягә эләккән. Әлеге вакытта ул бик зур киеренкелек кичерә, улын да югалтудан куркуы ачык күренә. Психологлар әкренләп кенә аны бу халәттән чыгарырга тырышты. Башта бер практикага да юньләп катнашмыйча, үз-үзенә бикләнебрәк утырган ханым очрашу ахырында, ниһаять, уй-кичерешләрен тышка чыгарырга көч тапты.

Чара тәмамлангач та шәһәрдәшләр таралышырга ашыкмады. Алар Алина Быстровага, волонтер-психологларга, чәй табынына тәмлекәйләр әзерләгән Наталья Елизаровага һәм чараны үткәрүгә өлеш керткән барлык кешеләргә ихлас рәхмәтен белдерде.

… Гаиләдә тотрыклылык булса, хәрби хезмәттәге ир-егетләргә дә җиңелрәк булачак. Кайтыр урының, сине яратып-сагынып көтүче хатының, балаларың булуын белеп тору сынмаска-сыгылмаска булышучы, яшәүгә теләк уятучы көч ул. Ирләргә мондый ышанычны бирү өчен хатыннарга зур сабырлык һәм ихтыяр көче кирәк. «Игелек бүләк ит» чарасы нәкъ шушы сыйфатларны тәрбияләү максатыннан гамәлгә ашырыла да инде. Аның исеме фондныкына аваздаш булуы очраклы түгел. Чөнки әлеге проект һәркемгә йөрәк җылысын бүлеп бирүне күзаллый. Киләчәктә дә теләктәшлек очрашулары оештырылып торачак. Илдәге вәзгыять әлегә үзгәрешсез кала. Берәүләр инде якыннарын хезмәткә озатып, курку-шөбһәләрен басарга юл эзләсә, икенчеләр мобилизациягә чакыру килүен көтеп борчылу тоя. Монда сүз хатыннар гына түгел, ә ирләр турында да бара. Көчле затлар кичерешләрен артык күрсәтми, тик аларның да күңелләре кузгалмыйча калмый, билгесезлектән дә авыр хис юк бит. Шуңа күрә психологлар чарага ирләрне дә көтеп кала. Әгәр сез төшенкелеккә бирелүегезне, депрессиядән үзаллы рәвештә генә котыла алмавыгызны сизәсез икән, Алина Быстровага 8 (937) 8304482 телефоны аша шалтыратып, төркем белән яки шәхсән очрашуга языла аласыз (социаль реклама).

Автор фотосы

 

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: