Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
3 июнь 2022, 11:17

«Герой-Ана» исеме кире кайта

«Герой-Ана»ларга 1 миллион сум түләнәчәк.   

«Герой-Ана» исеме кире кайта
«Герой-Ана» исеме кире кайта

Русия Президенты Владимир Путин «Герой-Ана» («Мать-героиня») исемен кире кайтару тәкъдимен хуплады. «Әлеге исемгә лаек булучы әниләргә бер тапкыр 1 миллион сум акча түләргә», – дип белдерде ул «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән гаиләләр белән очрашуда.

Шулай ук Президент «Ата-ана даны» ордены медален тапшырганда акчалата түләү булдырырга кирәклеген белдерде.

 «Ата-ана даны» орденын тапшырганда, моңа хәтле 100 мең сум түләнә иде, ә орденның медален түләү каралмады, – диде ул. – Мин медаль өчен бер тапкыр 200 мең сум, ә орденның үзе белән бүләкләгәндә бер тапкыр 500 мең сум түләргә тәкъдим итәм».

Балалы гаиләләргә ярдәм итү, ана һәм балачакны яклау Русия өчен өстенлекле булып кала дип ассызыклады ил җитәкчесе. «Безнең өчен чит балалар юк, булырга тиеш түгел. Аларның ихтыяҗларына аерым җылылык һәм игътибар – безнең мәдәни, рухи кыйммәтләребезнең аерылгысыз өлеше», – диде Путин.

Исегезгә төшерәбез: «Герой-Ана» исеме СССРда 1944 елда булдырылган. Аны ун һәм аннан күбрәк бала тапкан әниләргә биргәннәр. 

 

Фото: фотобанк «Лори»

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: