Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
11 Май 2022, 11:01

Уку йортларына имтихансыз керәчәкләр

Русия Президенты Владимир Путин 9 майда хәрби хезмәткәрләр һәм кайбер федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында указга кул куйды.

Уку йортларына имтихансыз керәчәкләр
Уку йортларына имтихансыз керәчәкләр

Ул инде үз көченә керде, дип хәбәр иттеләр Кремль матбугат хезмәтендә.

Документ нигезендә Русия Хөкүмәте хәрби хезмәткәрләр һәм федераль башкарма хакимият органнары һәм федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре балалары өчен югары белем бирү оешмалары тарафыннан югары белем бирүне тәэмин итәргә тиеш.

Донбасста һәм Украинада махсус операциядә һәлак булганнарның балалары Русия университетларына укырга махсус квота буенча керү хокукын алачак.

Шул ук вакытта яраланган, яки контузия алган хәрби хезмәткәрләр кайбер очракларда белем бирү учреждениесенә имтихан тапшырмыйча керә ала.

Башкарма хакимиятнең федераль органнары бер ай эчендә методик рекомендацияләр эшләргә һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларына җибәрергә тиеш.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: