Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
23 март 2022, 15:24

Донбасска гуманитар йөк озатылды

Илебезнең күпчелек төбәкләре, дәүләт һәм иҗтимагый берләшмәләр РФ Кораллы Көчләренә теләктәшлек йөзеннән хәрби-патриотик чаралар оештыра һәм авыр тормыш хәлендә калган төбәкләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнаша.

Донбасска гуманитар йөк озатылды
Донбасска гуманитар йөк озатылды

Русия ДОСААФы оешмалары да (шул исәптән, Октябрьский автомәктәбе һәм аэроклуб та) Донецк һәм Луганск халык республикаларындагы, Украинаның кайбер өлкәләрендәге катлаулы хәлләргә битараф калмады.

2022 елның 1 мартында ДОСААФ-ның хәрби-патриотик клублары ассоциациясе ZENDEN компаниясе белән берлектә Донбасс балаларына «10 000 пар аяк киеме» исемле гуманитар миссия оештырды.

3 мартта хәрби-патриотик клублар берлеге «Милли ресурслар» фонды, «Китэк» бокс мәктәбе һәм «Ареократия» бизнес-клубы булышлыгында 5 тоннадан артык ярдәм чаралары (балалар ризыклары, подгузниклар, көнкүреш техникасы, урын-җир кирәк-яраклары, аяк киеме һәм кием-салым, шәхси гигиена чаралары) җыйды.

1-5 мартта Русия ДОСААФ-ы Донбасска барлыгы 10 тоннадан артык гуманитар йөк белән 6 машинорейс юллады.

14 марттан исә Башкортстан Республикасы (шул исәптән Октябрьский шәһәре), Төмән, Курган, Чиләбе, Самара, Саратов, Волгоград, Ростов өлкәләре буенча төбәк бүлекчәләре көче белән 30 тоннадан артык ярдәм чаралары җыю һәм озату планлаштырылган.

Донбасста авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә макарон, чәй, шикәр, он, консервалар, печенье, ярмалар, балалар ризыгы, кесәл, шешәгә тутырылган эчәр су, шулай ук шәхси гигиена чаралары, балалар һәм өлкәннәр киеме, урын-җир әйберләре, электр чәйнекләре, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба алып барачаклар.

«Русия ДОСААФ-ы — Донбасс халкына» гуманитар акциясенә шәһәребез вәкилләре дә актив кушылды. Русия ДОСААФының «Октябрьский автомәктәбе» берничә мең сумлык консерва, шикәр, карабодай, ә аэроклуб уңайлы савытларга салынган ун килограммнан артык башкорт балын әзерләде.

Уфадан М5 трассасы буенча гуманитар йөк озатылган көнне автомәктәп директоры Айрат Сәгъдиев һәм Русия ДОСААФ-ның урындагы бүлеге рәисе Айдар Хәмитов автоколоннаны Октябрьскийдан ерак түгел җирдә каршы алды.

«Без төбәгебезнең нефть һәм газ белән генә түгел, ә үз җитештерүчеләребез белән дә дан тотуын күрсәтергә телибез, — дип ассызыклады автоколоннага җитәкчелек итүче ДОСААФ-ның Төмән өлкәсендәге бүлеге рәисе Жаксылык Шайкенов. — Һәр регион үз эшкуарларының продукциясен әзерләде. Гуманитар йөктә Көнбатыш хезмәттәшләрнең бер грамм продукциясе дә юк. Бары тик үзебезнең җитештерүчеләрнеке генә. Урындагы ДОСААФ һәм ведомство карамагындагы оешмалар әгъзалары Донбасс халкына тушенка, макарон, он һәм яшелчәләр җыйды».

Гуманитар йөк машиналарын йөртүчеләр 3000 километрга якын юл үтә. Сигез төбәктән дүрт көн дәвамында җыелган 12 тонна гуманитар ярдәмне алар Ростов-на-Дону шәһәренә илтә. Игелекле эш башында йөрүчеләргә имин хәерле юллар теләп калабыз!

 

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: