Туган як
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
14 март 2022, 15:24

Санкция шартларында безне ниләр көтә?

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова туры эфирда төбәктә хезмәт базарындагы хәлләр һәм гражданнарга ярдәмнең өстәмә чаралары турында сөйләячәк.    

Санкция шартларында безне ниләр көтә?
Санкция шартларында безне ниләр көтә?
15 мартта 15.00 сәгатьтә Ленара Иванова Башкортстан Хөкүмәтенең "ВК"дагы рәсми битендә туры эфирда санкцияләр шартларында хезмәт базарындагы вәзгыять, республика территориясендә эшчәнлеген туктаткан чит ил предприятиеләре хезмәткәрләренең хезмәт хокуклары турында сөйләячәк.


Санкцияләр бизнеска да, хезмәткәрләргә дә кагылыр дип көтелә. Эштән азат ителгән хезмәткәрләр белән нәрсә булачак? Аларның хезмәт законнарында нинди гарантияләнгән хокуклары каралган? Санкция чаралары гамәлдә булган шартларда хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар нинди булачак? Ни өчен эш бирүчегә «Русия эше» бердәм санлы платформасында хезмәткәрләр саны турындагы актуаль мәгълүматларны үз вакытында чагылдыру мөһим? Балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар бармы?

Туры эфир вакытында Ленара Иванова бу һәм башка актуаль сорауларга җавап бирәчәк. 
Эфир 15:00 сәгатьтә башлана.

Теләгән сорауларны түбәндәге сылтама буенча калдырырга мөмкин:
https://vk.com/wall-210206459_396

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: