Туган як
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
10 март 2022, 13:12

Күпбалалы гаиләләрне коммуналка өчен түләүләрдән азат итмәкчеләр

Дәүләт думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзалары күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең 100 проценты күләмендә субсидияләр бирү тәкъдиме белән чыкты.

Күпбалалы гаиләләрне коммуналка өчен түләүләрдән азат итмәкчеләр
Күпбалалы гаиләләрне коммуналка өчен түләүләрдән азат итмәкчеләр

Шулай ук башлангычлар арасында - 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең 70 процентын субсидияләү. Моннан тыш, эшсезләре булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр (ТКХ) өчен түләүгә субсидияләр бирү.


Өстәмә рәвештә, ТКХ өчен түләгәндә банкларның комиссиясен юкка чыгарырга, идарәче компанияләр өчен аны 0,1 процентка кадәр чикләргә, икътисади вәзгыять начарайган чорда ТКХ оешмалары өчен салымнарны түләүне кичектереп тору һәм җыемнарны киметү тәкъдим ителә.

Чаралар комплексы идарәче компанияләр, Русия Иҗтимагый палатасы, «ТКХ контроле», Төбәк иҗтимагый палаталары вәкилләре, федераль һәм төбәк экспертлары белән фикер алышу нигезендә формалаштырылды һәм Төзелеш министрлыгына җибәрелгән.

Якын арада аларны Министрлар кабинетына да тапшырырга ниятлиләр.

Фото: башинформ
Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: