Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
10 август 2021, 10:10

Балаларга тагын түләячәкләр

Әлеге закон 2022 елның гыйнварыннан эшли башлый.

Балаларга тагын түләячәкләр
Балаларга тагын түләячәкләр

Дәүләт Думасы депутатлары спорт секцияләрендә шөгыльләнгән балигъ булмаган балалар өчен НДФЛ буенча социаль салым вычетын кертергә тәкъдим иткәннәр иде.

Бу закон уңай хәл ителгән, 1 август көнне ил башлыгы Владимир Путин моңа кул куйган. Шулай итеп, 18 яшькәчә балаларның түләүле спорт секцияләрендә шөгыльләнгән өчен салым акчасын кире кайтарырга була.

Яшь гаиләләрне һәм балаларны спортка җәлеп итү, физкультура һәм фитнеска кызыксынуларын арттыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән кабул ителгән бу закон.

 Документка ярашлы, спорт дәресләренә киткән чыгымнарның 13%ын кире кайтарырга мөмкин булачак. Максималь сумма - 120 мең куелган. Түләүнеңмаксималь күләме – 15,6 мең сум.

— Моның нәтиҗәсе, һичшиксез, комплекслы булачак - физкультура белән шөгыльләнүчеләр саны, шул исәптән балалар арасында да артуын көтәбез. Физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтүче оешмалар саны да күбәер дип уйлыйбыз, - дигән республиканың спорт һәм яшьләр сәясәте министры Руслан Хәбибов. 

Башкортстанда спортка аеруча игътибар бирелә. Республикада төрле спорт секцияләрдә 90 меңнән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә.

Әлеге закон 2022 елның гыйнварыннан эшли башлаячак, димәк әле 2021 ел өчен вычет исәпләнмәячәк.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: