Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
21 апрель 2021, 16:44

Юллама бәясенең яртысы кире кайтарылачак

Владимир Путин балалар ял итсен өчен мөмкинлек тудырырга тәкъдим итте.

Балалар ялын мөмкин кадәр уңайлы итәргә кирәк, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин бүген Федераль җыелышка еллык Юлламасында. Ул балалар лагерьларына юллама хакының яртысын кире кайтарырга тәкъдим итте. Президент шулай ук Русия буенча гражданнарның туристик сәфәрләргә киткән чыгымнарының 20 процентын кире кайтару буенча программаны ел ахырына кадәр озайтырга тәкъдим итте. Студентлар туризмы аерым игътибар таләп итә.


“Үзләрен олимпиадаларда, волонтерлык һәм иҗади башлангычларда күрсәткән яшьләрне бүләкләргә кирәк. Мондый балалар өчен каникуллар чорында да, ягъни кызу сезонда да акча кире кайтарылачак", — диде дәүләт башлыгы.

Фото: patronatcentr.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: