Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
21 апрель 2021, 16:40

Алимент һәм "больничныйлар" турында

Русия Президенты Владимир Путин балалар өчен алиментлар түләмәүне илдә хәл ителергә тиешле проблема дип атады.

Бу хакта ул Федераль Җыелышка еллык юлламасында белдерде.

Русия лидеры алиментлар алу процедурасы кеше өчен хурлыклы булырга тиеш түгеллеген ассызыклады һәм аны үзгәртергә чакырды. «Монда барлык мәсьәләләрне, нигездә, ерактан торып һәм иң мөһиме, зыян күргән як мәнфәгатьләрендә хәл итәргә кирәк. Әни кул баласы белән төрле ведомстволар бусагаларын таптарга тиеш түгел", - диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, илдә ведомствоара багланышлар системасын төзергә кирәк, шул исәптән банклар белән дә. Бу алиментларны түләттерү буенча суд карарларының һичшиксез үтәлешен тәэмин итәргә тиеш. "Дәүләт бала хокукларын якларга тиеш", — дип ассызыклады Путин.

Президент 7 яшькә кадәр бала тәрбияләгән хатыннарга "больничный"ны 100 процент күләмендә түләргә тәкъдим итте.

Президент шулай ук балалар өчен яңа түләүләргә анонс ясады һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәр бала тәрбияләнгән тулы булмаган гаиләләргә аерым ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Мохтаҗ йөкле хатыннарга ай саен 6350 сум күләмендә түләү билгеләнергә мөмкин.

Фото: мк.ру

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: