Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
31 август 2020, 17:15

Пенсионерларга Өлкәннәр көненә 5әр мең сум биреләчәк?

Тиздән Өлкәннәр көне җитә. 1 октябрьдә пенсионерларны 5 мең сум күләмендә бүләк көтүе ихтимал. Бу хакта Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанский хәбәр иткән.

Сенатор сүзләре буенча, федераль казнадан мондый түләү өчен акча бүленсә, өлкәннәр әлеге бүләккә исәп тота ала. Шул ук вакытта Пенсия фондында мондый акча юк дип тә билгеләнгән.
Рязанский Русия пенсионерлары партиясенә нигез салучы буларак, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтү заман таләбе дип исәпли. Тик 1 октябрьдә пенсионерларга ничә сум бирү мәсьәләсен төбәкләр үзләре хәл итәчәк икән. Мисал өчен, Ненец автономияле округында аларга 5әр мең сум түләргә җыенсалар, Чиләбе өлкәсендә 700 сум гына бирмәкчеләр. Бездә ничек булыр, вакыт күрсәтер.

Фото: oka.fm

Автор: Миләүшә Латыйпова

Читайте нас: