Туган як
+17 °С
Облачно
МАКС
Социаль яклау
28 Июня 2020, 09:51

Башкортстанда үзенчәлекле балалар өчен мәктәп-интернат ачылды

Яңавылда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп сафка кертелде. Учреждение 190 урынга исәпләнгән, дип хәбәр итте республика Башлыгы Радий Хәбиров.Яңа интернат берьюлы 26 муниципалитетка ихтыяҗны ябачак. Мәктәптә 110 педагог, тәрбияче һәм башка белгечләр эшләячәк.- Монда зур спорт залы, остаханәләр, яхшы актлар залы, иркен сыйныф бүлмәләре. Территориядә - дүрт күләгәле лапас, йөгерү юлы, теннис, баскетбол һәм йомшак өслекле волейбол мәйданчыклары, футбол кыры һәм хәтта укыту-тәҗрибә бакчасы, - дип хәбәр итте Радий Хәбиров.Ул искә төшергәнчә, хәзер Уфада "Салют" махсус балалар өчен тернәкләндерү үзәге төзелеше бара, Сибайда шундый ук объект планлаштырылган.Фото: "Башинформ".

Яңавылда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп сафка кертелде. Учреждение 190 урынга исәпләнгән, дип хәбәр итте республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Яңа интернат берьюлы 26 муниципалитетка ихтыяҗны ябачак. Мәктәптә 110 педагог, тәрбияче һәм башка белгечләр эшләячәк.

- Монда зур спорт залы, остаханәләр, яхшы актлар залы, иркен сыйныф бүлмәләре. Территориядә - дүрт күләгәле лапас, йөгерү юлы, теннис, баскетбол һәм йомшак өслекле волейбол мәйданчыклары, футбол кыры һәм хәтта укыту-тәҗрибә бакчасы, - дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Ул искә төшергәнчә, хәзер Уфада "Салют" махсус балалар өчен тернәкләндерү үзәге төзелеше бара, Сибайда шундый ук объект планлаштырылган.

Фото: "Башинформ".
Читайте нас