Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
28 февраль 2020, 01:49

Хыяллар тормышка аша

Президент грантлары фондының "Социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау" юнәлешендә "Яз килә. Язга юл бирегез!" иҗади фестивале җиңү яулады!

Президент грантлары фондының "Социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау" юнәлешендә "Яз килә. Язга юл бирегез!" иҗади фестивале җиңү яулады!
Әлеге проект "Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте"нең Октябрьский оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Фестиваль елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итә, шул рәаешле яңадан-яңа сәләтләрне ачарага булыша.
Быел да Халыклар дуслыгы йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән егет-кызлар зур сәхнәдә чыгыш ясау хыялын тормышка ашыра алды. 30 катнашучының һәрберсе иҗади сәләтен күрсәтергә омтылды. Берәүләр шигырь сөйләде, икенчеләр җырлады-биеде, өченчеләр кул эшләнмәләрен тәкъдим итте. Һәр бәйгечене тамашачылар көчле алкышларга күмде.
"Бүген җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк, – диде инвалидлар оешмасы рәисе Татьяна Борисовна Кетько. –
Сезнең шушы сәхнәдә чыгыш ясавыгыз иң зур Җиңү. Хыяллар тормышка аша, моңа ышанырга гына кирәк!"
Фотолар ачык чыганактан.
Читайте нас: