Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
21 февраль 2020, 15:39

Яңа фатирлы булдылар

Бүген, 21 февральдә, Чапаев урамы, 20нче йорт адресы буенча фатир хуҗаларына ачкычлар тапшыру тантанасы үтте.

Бүген, 21 февральдә, Чапаев урамы, 20нче йорт адресы буенча 10 фатир хуҗасына ачкычлар тапшыру тантанасы үтте. Әлеге биш катлы яңа йорт торак төзелешен үстерү Фонды тарафыннан салынган. Биредәге фатирлар ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга тәгаенләнгән.  
Яңа йортка күчүчеләргә ачкычларны хакимият башлыгының беренче урынбасары Михаил Черкашнев тапшырды. «Сезне чын күңелдән котлыйбыз, —  диде Михаил Алексеевич. — Фатирларыгызда имин, бәхетле гомер кичерегез. Торак хуҗаларының барысы да зур гаиләдәй аңлашып яшәсен дигән теләктә калабыз. Гомум милеккә сакчыл караш күрсәтеп, аны бергәләп карап-тәрбияләп торсагыз иде».
Арытаба «Мастер» идарәче компаниясе һәм домофоннарны хезмәтләндерүче фирма вәкилләренә сүз бирелде. Алар милекчеләргә файдалы мәгълүматларны җиткерде.
Фатир хуҗалары да уй-фикерләре белән бүлеште: «Заманча уңайлыклары булган өр-яңа йортта , үз торагыңда яшәүгә ни җитә, — ди Т. Захарова – Фатир җылы, ремонт эшләнгән, бернәрсәне алыштырасы юк. Барысы да бик ошый». Яңа фатирда ул кечкенә улы белән яшәячәк һәм якын арада гаилә тулай торактан күченергә планлаштыра.
Чапаев урамындагы 20нче йорт төзелеше 2019 елда башлангыч алган иде. Бер ел дигәндә 50 фатирлык биш катлы бина калкып та чыкты. Йорт заман таләпләренә тулысынча җавап бирә, бүлмәләрдә сыйфатлы сантехника, газ плитәләре, янгын турында кисәтү җайланмалары куелган. Һәр фатирда автоном җылылык һәм пластик тәрәзәләр бар. Тротуарлар һәм юллар асфальтланган. Октябрьскийның тарихи төбәгендә урнашкан йорт янәшәсендә 1нче мәктәп, балалар бакчасы, поликлиника, азык-төлек кибетләре, шәһәр базары урнашкан. Балалар өчен биләмәдә уен мәйданчыгы бар.
... Яңа хуҗалар күченеп беткәч йорт һәм аның тирә-ягы тагы да җанланыр, күңелле авазлардан яңгырап торыр дип ышанабыз.
Читайте нас: