Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
12 февраль 2020, 18:22

«Канат»лары үссен, ныгысын!

Октябрьскийда «Канат» социаль-тернәкләндерү программасы чикләрендә «күнекмә фатиры» ачкычлары тапшырылды

Октябрьскийда «Канат» социаль-тернәкләндерү программасы чикләрендә «күнекмә фатиры» ачкычлары тапшырылды
Республикада әлеге программа 2017-2018 еллардан эшли. Ул «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Анда катнашуга махсус укыган, үзаллы тормышта яшәргә һәм эшләргә әзер инвалидлар хокуклы.
Социаль хезмәтләр алучыларга тәгаенләнгән «Канат» программасы нидән гыйбарәт соң? Бүгенге көндә психоневрологик интернатларга алмашка яңа төр учреждениеләр — күнекмә фатирлар булдырыла. Ягъни, сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләргә өйдә яки аңа якын шартларда яшәү, социальләшү, үз-үзеңне хезмәтләндерү, ашарга әзерләү, кер юу кебек көнкүреш эшләргә һәм бюджетны планлаштыруга өйрәнү мөмкинлеге бирелә. Болар барысы да белгечләр күзәтүе астында арендаланган яки сатып алынган фатирда эшләнә. Башкортстанда күнекмә фатирлар Бөре, Благовещен, Күмертау, Стәрлетамак шәһәрләре һәм Туймазы районының Югары Троицк бистәсендә бар. Хәзер ул Октябрьскийда да булачак. БР-ның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгында хәбәр итүләренчә, программада барысы 43 кеше катнаша.
Шәһәребездә оештырылган чара барышында картлар һәм инвалидлар йорты директоры Зәлия Баһаветдинова учреждение тәрбияләнүчеләре — Николай Шевелев һәм Игорь Харитоновка фатир ачкычлары тапшырды. Зәлия Нәкый кызы билгеләвенчә, күнекмә фатирга берничә кеше дәгъва иткән, әмма ул «Канат» социаль-тернәкләндерү программасында иң югары әзерлек күрсәтүчеләргә генә бирелә.
Егетләр иртәннән үк дулкынланып күнекмә фатир ачылуга әзерләнде. Алар шатланып кунакларны каршы алды, хәбәрчеләр белән аралашты.
Үзаллы тормышның нәтиҗәсе өч айдан ясалачак. Фатирда яшәүчеләрне бүлекчә мөдире һәм комплекслы тернәкләндерү белгечләре күзәтүдә тотачак.
Николай һәм Игорь «Канат» программасын тормышка ашыруда актив катнаша. Алар үзләренә йөкләнгән һәр эшкә җаваплы карый, кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә башкаларга да ярдәм итә. Шуңа күрә чит оешмада эшләү өчен кандидат буларак та аларны сайлаганнар. «Ойл-Сервис» җәмгыятендә Николай инде ике ел, ә Игорь бер ел хезмәт куя. Шунысы куанычлы, участок мастеры егетләрнең эшен бары тик уңай яктан бәяли, аларга кисәтү ясалганы юк.
Үзаллы тормышта да Николай һәм Игорь сынатмас, «канат»ларын тагы да ныгытыр дип өметләнәбез!
Фото ачык чыганактан.
Читайте нас: