Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль яклау
9 гыйнвар 2020, 19:05

Сабыйлар чит булмый!

Республика конкурсында җиңү яулаган Габидуллиннар гаиләсе шушы өндәмә белән яши.

Бүгенге көн вәзгыяте шулайдырмы, җәмгыятебездә тәрбиягә бала алучы гаиләләр саны артканнан-арта. Берәүләрне шушы җаваплы адымга тормыш таләпләре, икенчеләрне нәни җан ияләрен кайгырту теләге этәрә. Кайсы очракта да сабыйны гаиләгә алу, аны яңа мохиткә яраклаштыру зур түземлек, ихтыяр көче һәм әлбәттә, ихлас яратуны сорый. Чит бала булмый диләр. Дөрестән дә, чын күңелдән якын итсәң, кеше баласы да үзеңнекедәй тоела...


Яңа елны каршылаган ямьле мизгелләрдә Башкорт курчак театрында опекуннар (попечительләр), тәрбиягә алган һәм патронат гаиләләр арасындагы республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Өч елга бер тапкыр үткәрелүче конкурс гаилә кыйммәтләрен саклау, ана белән атаның абруен үстерү максатын күзаллый. Ул ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга уңайлы мохит булдырган, аларга бар күңел җылысын, тәрбия-игътибарын биргән иң яхшы гаиләләрне ачыклауга юнәлтелгән.


Республика бәйгесендә Октябрьскийдан муниципаль өлештә җиңү яулаган Габидуллиннар гаиләсе чыгыш ясады. Шәһәрдәшләр үзләрен бик лаеклы күрсәтеп, «Алтын куллар» төркемендә җиңүче булды.

******************************************************************************

... 2006 ел. Татьяна һәм Валерий Габидуллиннарның, язмыш кушуы буенча, оныклары Вячеслав, Дарья һәм Ксенияне үзләренә тәрбиягә алган чор. Бу вакытта балалар әле бик кечкенә, 1-4 яшьләр тирәсендә була. Тулы, тату гаилә булып, матур гына яшәп китәләр. Валерий Михайлович Вячеславны ир-егетләр өчен файдалы һөнәрләргә, сеңелкәшләренә үрнәкле абый булырга өйрәтә. Нәни кызчыклар инде тулысынча икенче әниләренә әверелгән Татьяна Михайловна карамагында була. Ул оныкларын аш-су әзерләү, бәйләү-чигү һәм хуҗалыкта кирәгәчәк башка «кечкенә» серләргә төшендерә.

Гаиләдә җылы мохит урнаштыру өчен күп тырышлык куя өлкәннәр. Балалар игелекле карашны тоеп, акыллы, ярдәмчел булып үсә, үзара аңлашып яши. Дәү әти, дәү әниләре оныкларының шәхси үсешен дә кайгырта, сәләтләрен ачарга булыша. Бүген инде моның нәтиҗәсе күз алдында: Ксения «Яңгыравык тавышлар» фольклор ансамблендә шөгыльләнә, буш вакытларында бәйләм бәйләргә ярата, мәктәпне тәмамлагач, музыка колледжына укырга керергә хыяллана. Дарья спорт ориентлашуы түгәрәгенә йөри, чигү-тегү эшен үз итә. Вячеслав коммуналь-төзелеш колледжында белем ала, көрәш, футбол белән кызыксына.


Кызганычка каршы, тормыш сынаулардан башка гына бармый. Берничә ел элек Габидуллиннар гаиләсенә зур кайгы килә, Валерий ага фани дөньяны калдырып китә. Барлык эш-мәшәкатьләр Татьяна ханымның иңнәренә төшсә дә, ул югалып калмый, гаиләдә иминлек булсын өчен бар көчен сала. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә дә, оныкларын карарга да, хуҗалыкны тәртиптә тотарга да өлгәшә ул. Татьяна Михайловна тормышка зарланмыйча, уфтанмыйча сабыр, тыныч гомер итә, үз алдына куелган максатларына ирешә, балаларына киңәшче-терәк тә була белә. Шәхси мисалы белән оныкларына зур үрнәк ул, аларны яңа уңышларга илһамландыра. Габидуллиннарның республика конкурсында күрсәткән югары нәтиҗәсе — моның бер дәлиле. Гаилә беренче тапкыр мондый чарада катнашкан һәм ... бүләкле урын алган! Бу җиңүгә Дарья, Ксения һәм Вячеславның һөнәри осталыгы, тырышлыгы да, дәү әниләренең яхшы тәрбиясе, акыллы итеп эш итә белүе дә салынгандыр. Ә инде иң мөһиме — гаиләнең бердәм, тату булуында. Шушы сыйфатлары белән Габидуллиннар күпләргә үрнәк булырдай.


Татьяна Михайловна конкурска әзерләнергә ярдәм иткән, теләктәшлек белдергән Октябрьский хакимиятнең опека һәм попечительлек бүлегенә һәм 19нчы коррекция мәктәбенә зур рәхмәтен җиткерә. «Дәүләтебез күп балалы, тәрбиягә алучы гаиләләргә төрле яклап булышлык күрсәтә, уңайлы шартлар тудыру өстендә эшли, — ди Татьяна ханым. — Без моны бәяләргә һәм үз чиратыбызда ул-кызларыбызны җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстерергә омтылырга тиеш. Ата-аналар һәм балалар һәрвакытта да бер-берсенә ихтирамлы булып, аңлашып яшәсен иде. Гаиләләребез имин, дус-тату һәм бәхетле булсын!»


Фотолар ачык чыганактан.
Читайте нас: