«Инвалидлар өйдә генә утырырга, җан тынычлыгын кайгыртырга тиеш» (Фейсбук социаль челтәрендәге бер фикер)...
Әлеге фикерне кискен кире кагасы килә. Мондый сүзне сай акыллы, чикләнгән карашлы кеше генә яза аладыр. Бүгенге героебыз — Илфир ага Аскаровның язмышы белән танышкач, моның дөреслеген сез дә аңларсыз...
Илфир Сынтимер улы 1958 елда Стәрлебаш районының Үрге Аллагуат авылында татар-башкорт гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, спортны үз иткән, тик яхшы билгеләргә укыган егет иң зур хыялын тормышка ашыру нияте белән Ырынбурга, авиация училищесына юл ала. «Балачактан очучы булып, зәңгәр күкне аркылыга-буйга гизү турында хыяллана идем..., — ди Илфир абый. — Кызганыч, ул хыял булып кына калды, училищеда уку насыйп итмәде. Биремнәрне дә, центрифуганы да үттем, ә менә сәламәтлегең буенча туры килмисең диделәр. Ә бит ул вакытта әле таза-сау чагым. Әзерлек тә яхшы — якташ-офицер кул астында күнекмәләр ясый идем. Тик язмыш үзенчә план «корган» шул. Бу — минем өчен тәүге сынау булды. Әмма иң авыры, аяктан егардае алда көткән икән...».
Укырга керәлмәгәч, гарьчел егет Омск якларына чыгып китә. Биредә водительгә укып, автобус йөртә. Армиядә булып кайта, менә шул вакытта физик әзерлегенең дә файдасы күренә. Хәрби хезмәтне Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә, арытаба Германиядә үтә.
1982 ел. Илфир абый бу вакытта инде өйләнгән, Себердә эшләп йөргән була. Шушы чорда аның тормышы икегә бүленгәндер дип уйлыйм... Отпускага кайткач, кисәк кенә тән температурасы күтәрелә. Бер ай хастаханәдә ята. Табиблар төгәл диагноз куялмый. Үзәк нерв системасы зарарланган, диләр. Нәрсә сәбәпче булган моңа: балачактан ук килгән тайпылышлармы, нурланыш зонасында хезмәт итүеме, Себердәге авыр эш шартларымы, билгесез. Ярты ел дәвалану уңай нәтиҗә бирми, Илфир абыйның бу вакытта кул-аяклары инде тотмый башлый. 1991 елда аңа беренче төркем инвалидлык бирелә. Хастаханәдән әнисе янына, авылга кайта. Хатыны белән юллары аерыла. «Балаларыбыз булмады, — ди мәкаләм герое. — Хатыныма яшьсең, тормышыңны яңадан кор, дидем. Бәхетле булуын теләдем...». 2002 елда невропатолог киңәше белән Октябрьский интернатында яши башлый. «Туганнар-дуслар хәлне белешеп тора. Хәзер рәхәт бит, интернет бар, скайп аша да, телефоннан да аралашабыз. Акча белән дә ярдәм итәләр, рәхмәт барсына да... — ди Илфир ага. — Кешеләр бозылды, һәркем үзен генә кайгырта, башкада эше юк дигәнне ишетергә туры килсә дә, бу фикер белән килешмим. Арабызда яхшы күңелле, игелекле затлар бик күп. Иң мөһиме, кешеләргә ышанычны югалтмау».
Интернат — ни генә дисәң дә үз өең түгел инде, монда яшәү шартлары ничек икән? «Миңа барысы да ошый: бүлмәләр җылы, уңайлы, заманча җиһазландырылган. Хезмәткәрләр ипле, ярдәмчел. Әгәр үзең тәртипле, сәламәт тормыш алып барасың икән, башкалар да сиңа шундый карашта булачак. Һәркемнең ничек яшәве үзенә бәйле». Илфир абый белән тулысынча килешәм. Менә үзен генә алыйк. Аның белән аралашуы шундый җиңел. Язмышына зарланмыйча, (бу уңайдан сау-сәламәт килеш тә бар дөньясын сүгеп яшәүчеләр күз алдына килә), һәр нәрсәдән яхшылык, юаныч табып яши ул. Шул рәвешле үзенең уңай хәл-хәятен тирә-яктагыларга да тарата... Илфир абый спорт белән дә дус. «Спорт — күңелне дә, тәнне дә дәвалый», — ди ул. — Үзем кебек егетләр-кызлар белән ярышларда катнашу зур көч-куәт, илһам бирә. Шәһәр, республика күләмендәге спорт бәйгеләре башка төбәкләрдә яшәүчеләр белән аралашырга, гомумән, белем даирәсен киңәйтергә булыша». Әйткәндәй, Илфир абый спортта яхшы гына уңышларга да ирешә килә. Мәсәлән, ул 2012, 2014 елларда Уфада үткән Башкортстан спартакиадасында коляскада узышларда икенче урын яулаган. Шулай ук шәһәр бәйгеләрендә даими катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтә.
... Илфир Сынтимер улының картлар һәм инвалидлар йортында яшәвенә инде 16 ел булган. «Әйе, үз аягыңда йөргәндә генә син кешеләргә кирәк, дөнья да икенче төрле күренә, барысы да үз кулыңда, кемнеңдер ярдәменә мохтаҗ түгелсең. Ә инде көтмәгән-уйламаганда сәламәтлек мөмкинлекләрең чикләнә икән, кеше кулына калдың дигән сүз. Шушы вакытта адәм баласы сынмаска, ничек тә түзәргә, яшәргә көч табарга тиеш. Бирештең, үзеңне җәлләп, төшенкелеккә бирелдең исә — тормышыңның аяныч тәмамлануын көт тә тор. Бар ич андыйлар, кайгы-борчуларны онытыр өчен эчүчелек сазына батучылар... Кул-аяклар тотмый башлагач, мин моны яхшы аңладым. Аяклар шул вакыттан йөрмәс булып калды, ә менә кулларга көч-куәт кайтты: шунысына куанып бетәлмим. Үзең калак тотып ашауга, нәрсәдер эшләүгә җитәме соң?! Мин — инвалид дип кенә яшәве бәлки уңайлыдыр да, әмма андый юлны сайламадым. Һәрвакыт ни белән булса да шөгыльләнергә тырышам: физик күнекмәләр ясыйм, техникада казынырга яратам. Бу осталыкны белгән дус-танышлар планшет, ноутбук, телевизор ишеләрне төзәтергә ташып кына тора».